Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Безнең кызлар булдыра, “Лачын“ бозын кыздыра

Хоккейчы кызларыбыз әле узган атнада гына Татарстан беренчелегенең финал уеннарында II урынны яулаганнар иде, 16-17 март көннәрендә янәдән "Лачын" спорт сарае бозында республиканың иң көчле дүрт командасы очрашты. Бу юлы - "Алтын алка" республика уеннарының финал этабында. 2003-2005 елгы кызлар арасында барган ярышта безнең "Лачын" командасы III урынга лаек булды....

Хоккейчы кызларыбыз әле узган атнада гына Татарстан беренчелегенең финал уеннарында II урынны яулаганнар иде, 16-17 март көннәрендә янәдән "Лачын" спорт сарае бозында республиканың иң көчле дүрт командасы очрашты. Бу юлы - "Алтын алка" республика уеннарының финал этабында. 2003-2005 елгы кызлар арасында барган ярышта безнең "Лачын" командасы III урынга лаек булды.
Кызлар да хоккей уйный, дип мактанырга яратсак та, республикада кызлар хоккее әле аксавын танымый мөмкин түгел. Әйе, арада бик өметле спортчылар, бүген инде XXVIII Бөтендөнья кышкы универсиаданың чемпионнары булып танылган үзебезнең Лиана Ганиева, Кукмарадан Фәнүзә Кадыйровабыз, ил беренчелеге ярышларында уйнаучы татарстанлы башка кызларыбыз бар, әмма тулаем караганда, бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе... "Алтын алка"ның соңгы уеннары тәмамланып, бүләкләү тантанасында кызлар һәммәсе тезелгәч, бар тамашачы-җанатарларның иреннәренә ирексездән елмаю кунды: инде буй җиткергән 14 яшьләрдәге кызлар янәшәсендә үк аларның билләреннән генә булган бәләкәчләр тезелешкән. Һаман да шул команда тупларлык уенчылар җитмәү - бар сәбәбе. Шуңа күрә 2003 елгы кызларга каршы безнең Актаныш командасы 2005-2007 елгы кечкенәләр белән уйнады. Шул килештән дә III урынга менү - бик зур җиңү ул.
- 2003 елгы минем бер генә кызым бар - команда капитаны Илгизә Талипова. Уеннарга кадәр, әлбәттә, бераз курыктык - зурларга каршы уйнаячакбыз бит. Дамир Шәвәлиев кул астында малайлар белән бергә шөгыльләнүче 2005 елгы Азалия Авзаловага бик зур рәхмәт, ул килгәч, команданың үз-үзенә ышанычы артты, - ди кызларның остазы Юрий Ерошенков. - Кызлар бик яхшы чыгыш ясадылар, характер күрсәтә алдылар. Безнең әле беренче сезон гына уйнавыбызны да искә алсак, республика финал уеннарында призлы урынга ирешүебез - бик яхшы нәтиҗә дип исәплим. Әлегә тәҗрибә җитеп бетми, әмма уеннар күбрәк булган саен, тәҗрибә дә артачак. Горурлыгыбыз - Лиана Ганиева кебек хоккейчы кызларыбыз алда әле тагын да булыр дип ышанам. Эшләячәкбез, тырышачакбыз.
"Алтын алка" уеннарында быел инде дүртенче мәртәбә җиңүче исемен яулаган, Кама Аланының "Очкын" ("Искра") командасы остазы Александр Нестеров та "Лачын" кызларын югары бәяли:
- Актаныш командасы тагын 1-2 елдан Татарстанда фурор ясаячак. Шулай буласы хәзер үк сизелеп тора. Әлегә алар үсәләр. Ә башка командаларга күбрәк шөгыльләнергә, безнең "Очкын" белән тиңләшергә тырышырга кирәк, - диде ул. - Шунысы аяныч: Олимпия спорт төре булган алкалы хоккейга хакимияттән ярдәм юк. Кызлар арасындагы хоккейны күздә тотуым. Уйлап карасаң, Россия беренчелеге өчен бар командаларда да Татарстан кызлары уйный, ә Татарстанның үзендә команда юк. Менә безнең кызлар инде 4 ел рәттән "Алтын алка"да җиңүче кала, 2002 елдан кызлар хоккее белән шөгыльләнәбез, әмма уенчыларыбыз бик аз. Зурлардан бер команда бар, монда килгән кечкенәләр һәм быел 2011-2012 елгылардан 9 кеше җыйдык. Таяныч-терәк, ярдәм кирәк.
Кызларның хоккейга атлыгып тормавын бу спорт төренең кырыслыгы белән дә аңлатып буладыр. Имгәнү куркынычы зур, киемнәре авыр, бик зур физик көч таләп ителә... Әмма эченә бер кереп китсәң, бар күңелең белән җенләнәсең икән, ди кызы шушы төркемдә уйнаган әти - Шамил Шәйгәрданов:
- Кызым Айзилә 5 яшеннән шөгыльләнә башлады: тренерлар үзләре бакчага килеп, уенчылар җыйганда, тимераякка басарга булса да өйрәнер дип биргән идек, шуннан кереп китте. Хоккей өчен хәзер әллә ниләр эшләргә риза: өй җыештыра, ашарга пешерә, мәктәптә укуы гел бишкә - без аңа әйбәт укысаң гына хоккейга йөрисең, дигән шарт куйган идек. Менә әле каникуллар, "Лачын"га көндез чыгарып куям, кичкә кадәр шунда. Командалары дус, тату. Көндәшләреннән 3-4 яшькә бәләкәй булсалар да, шушы бердәмлекләре нәтиҗәсендә тырышып җиңеп баралар.
"Алтын алка" уеннарында "Лачын" командасы, язганымча, III урынны яулады. I урында - Кама Аланы, II урында - Казан шәһәре, IV урында - Нурлат командасы.
ФОТОЛАР МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев