Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Гран-при Кама аръягы лигасының финал ярышларында Актаныш шахматчылары сынатмады

Февраль аеннан башланып, 5-6 турнирга бүленеп узучы шахмат буенча Гран-при Кама аръягы лигасының финал ярышлары 9-11 декабрь көннәрендә Баулыда узды. Актаныш шахмат мәктәбенә йөрүче кыз-малайлардан да 17 укучы көч сынашты, тәҗрибә алмашты анда. 2005 елгы һәм кечерәк 96 бала арасында Мансур Закирҗанов (остазы Илдар Имамов), Фирүзә Нәбиева - II, Алияна...

Февраль аеннан башланып, 5-6 турнирга бүленеп узучы шахмат буенча Гран-при Кама аръягы лигасының финал ярышлары 9-11 декабрь көннәрендә Баулыда узды. Актаныш шахмат мәктәбенә йөрүче кыз-малайлардан да 17 укучы көч сынашты, тәҗрибә алмашты анда. 2005 елгы һәм кечерәк 96 бала арасында Мансур Закирҗанов (остазы Илдар Имамов), Фирүзә Нәбиева - II, Алияна Айбашева (Фәһим Галимов) III урынны яулаганнар.
"Иң зур уңышыбыз - нибары 6 яшьтәге Илдан Саматовның (Фәһим Галимов) 2009-2010 елгылар арасында җиңү яулап, I урын алуы булды, - дип сөенечләре белән уртаклашты остазы Фәһим Галимов. - Шәһәрнекеләр арасында бердәнбер авыл малаеның мондый нәтиҗәгә ирешүе мактауның олысына лаек". Шулай ук, Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова, Динислам Нурлыев, Әминә Габдуллина һәм Аделина Кәшбразиевалар бик матур уен күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
Ел буе барган уеннарга ясалган нәтиҗәләр исә тагын да куанычлырак: Таһир Хөрмәтуллин, Роза Гыймазова, Мансур Закирьянов (Илдар Имамов) һәм Рәмилә Әмирханова (Фәһим Галимов) дүртесе дә мәртәбәле I урын ияләре булып табылганнар. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы остаз исеменә исә Актаныш спорт мәктәбеннән Илдар Имамов лаек булган. Ул әле тренерлар арасында оештырылган өстәл теннисында да җиңүче калган, буш вакытларында командалар арасында оештырылган футбол уеннарында исә җиңүче исемен, һәр елдагыча, безнең актанышлылар яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев