Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Мәгариф хезмәткәрләре аркан тарта беләме? (ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Актанышта узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты. Чыннан да спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә...

Актанышта узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты.
Чыннан да спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү -үзе бер манзара булды. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.
Бу төр ярышта беренче төркемдә Актаныш командасы беренче урынны яулады, икенче урында - Тукай, өченче урында Мөслим районы командасы. Икенче төркем командалар арасында беренчелек Саба командасына бирелде, икенче урында - Яр Чаллы, өченче урында Кукмара районы командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев