Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Райондашларны, кунакларны Кыш бабай призына үтүче спорт ярышларына чакырабыз

Бүген «Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча балалар арасында зур турнир узды.

               Яңа ел каникулларында Кыш бабай призына районыбызда күптөрле спорт чаралары уздырыла. Бүген мәсәлән, спорт сөюче укучылар "Батыр" спорткомплексында өстәл теннисы белән беррәттән волейбол ярышында катнашты. "Бүләк" чаңгы базасында чаңгыда узыштылар. "Иман" спорт сараенда оешма-предприятиеләр арасында мини футбол чемпионаты башланып китә. 

           Чаралар планы буенча 5 гыйнварда Кыш бабай призына укучылар арасында мини футбол, 6 гыйнварда көрәш һәм волейбол бәйгеләре оештырыла. Шулай ук Татар Суыксуы авылында да волейбол турниры булачак.

          Барлык спорт яратучы райондашларны, кунакларны 8 гыйнварда балалар иҗат үзәгендә Энгель Маннапов истәлегенә шахмат турнирында,  "Дулкын" бассейнында йөзү, "Батыр" спорткомплексында дзюдо, "Иман" спорт сараенда гер күтәрү ярышларында катнашырга чакырабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев