Райондашыбыз Илназ Шәмсиев дөнья чемпионы исемен яулады
Әнәк авылы егете, Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнеп бик күп уңышларга ирешкән көрәшчебез Илназ Шәмсиев тагын да зуррак үрләр яулады.
Илназ 24-26 июнь көннәрендә Саба районында узган чемпионатта 17-18 яшьлек егетләр арасында татарча көрәш буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
Беренче тренеры - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.

Афәрин, котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев