Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат буенча икенче урын - безнеке!

Шахмат буенча Гран-при Кама аръягы уеннары, гадәттәгечә, быел да Баулыда башланып китте. 19-24 февраль көннәрендә узган беренче этап уеннарында Данияр Латыйпов, Әмир Акмалов, Ислам Тимеров һәм Зәйнәп Рахманова составындагы (остазлары Илдар Имамов) безнең Актаныш яшь шахматчылары Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама кебек шәһәр командаларын артта калдырып, II урынны яулап кайттылар....

Шахмат буенча Гран-при Кама аръягы уеннары, гадәттәгечә, быел да Баулыда башланып китте.

19-24 февраль көннәрендә узган беренче этап уеннарында Данияр Латыйпов, Әмир Акмалов, Ислам Тимеров һәм Зәйнәп Рахманова составындагы (остазлары Илдар Имамов) безнең Актаныш яшь шахматчылары Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама кебек шәһәр командаларын артта калдырып, II урынны яулап кайттылар.

Җиңүне исә ярышка читтән махсус гроссмейстер чакырып әзерләнгән Баулы кыз-егетләре яулады.

Алияна Айбашева, Рәмилә Әмирханова, Ильяс Мирзамәхмүдов, Фирүзә Нәбиева составындагы (остазлары Фәһим Галимов) Актанышның икенче командасы 16 команда арасында VI урында. Шәхси беренчелектә Әмир Акмалов - III, Зәйнәп Рахманова һәм Раяна Латыйпова II урынны алдылар, Мансур Закирҗанов, призлы урынга ирешмәсә дә, 2000 елгылар арасында яхшы уен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев