Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Сәламәтлек – иң зур байлык

Данлыклы спортчы, марафончы якташыбыз Фирдәвис Шәемов кубогына спорт бәйгесен уздыру еллар дәвамында яхшы гореф-гадәткә әверелеп килә. Быелгы "Алтын көз" исеме астында узган җиңел атлетик кросс та җиңү мизгелләре, мул бүләкләре белән яшь спортчылар күңелендә нык уелып калыр дип уйлыйм. Бәйгедә елдан-ел катнашучылар саны да, алар белән беррәттән Фирдәвис абыйның бүләкләре...

Данлыклы спортчы, марафончы якташыбыз Фирдәвис Шәемов кубогына спорт бәйгесен уздыру еллар дәвамында яхшы гореф-гадәткә әверелеп килә. Быелгы "Алтын көз" исеме астында узган җиңел атлетик кросс та җиңү мизгелләре, мул бүләкләре белән яшь спортчылар күңелендә нык уелып калыр дип уйлыйм.

Бәйгедә елдан-ел катнашучылар саны да, алар белән беррәттән Фирдәвис абыйның бүләкләре дә бермә-бер арта, ә бүләкләү мизгелләре аеруча зур бер тантанага әверелә. Быел, Бүләк урманында урнашкан йөгерү юлында районның барлык җирлекләреннән килгән төрле яшьтәге 221 укучы җитезлектә көч сынашты. Кыз һәм егетләр 500 метрдан алып 3 километрга кадәр ераклыкта узыштылар. Укучыларга маяк булып торган ветеран-йөгерешчеләребез бәйгесе дә бәйрәм һәм яңалык хисе өстәп спорт чарасын аеруча нык баетты. Алар арасында беренчелекне район авыл хуҗалыгы профсоюз рәисе Мөдәрис Ханов яулады.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Әтәс мәктәбе командасы I, Иске Кормаш спортчылары- II, Чалманарат мәктәбе III урыннарны яуладылар. Урта мәктәпләр командалары ике төркемгә бүленеп көч сынады. Нәтиҗәдә, IX сыйныфка кадәргеләр арасында Актанышның 1 нче мәктәбе - I, 2 нче мәктәп- II, Пучы спортчылары III урынга ия булдылар. Урта мәктәпләрнең өлкән командалары арасында беренчелекне 2 нче мәктәпнең 1 нче командасы үз итте, 2 нче команда III урында, ә 1 нче мәктәп спортчылары
II урынга ия булдылар.

Һәрбер җиңүче команда, ярышка нигез салучы Фирдәвис Шәемов тарафыннан кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнде. "Истәлекле бүләк" дигән исем астында юк-бар түгел, ә мәктәп тормышы өчен иң кирәкле нәрсәләр- баскетбол һәм волейбол туплары, аерым җиңүчеләргә исә спорт аяк киемнәре һәм башка бихисап бүләкләр. Аларны булдыруда депутат Альберт Мостафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов, "КамАЗ" ААҖнең профком рәисе Гомәр Нуртдинов, ТР һәм РФның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Рөстәм Ганиев, "Челны коммунхоз" оешмасы җитәкчесе Миңнефәнис Хәбибуллин, данлыклы спортчы Николай Степанов, "Нигез" ҖЧҖ җитәкчесе Дамир Җәлилов, шушы ук хуҗалыктан Тәлгать Шәемов, "Нур" ҖЧҖе җитәкчесе Рәшит Харисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, җырчы Габидулла Хөрмәтуллинның матди ярдәмнәре зурдан. Балаларның бәхетле күзләре, шатлыклы елмаюлары алар хакына.

Фирдәвис абыйның тырышлыгы белән бәйгедә "Актаныш таңнары" газетасының да махсус күчмә кубогы һәм Мактау кәгазе булдырылды. Мөхәрриятебез җитәкчесе Нурулла Нурлыев әлеге зур бүләкне җиңүгә зур омтылыш күрсәткән, беренчелеккә ирешкәннәрдән бераз гына калышып килгән, IV урын яулаган гуманитар гимназия командасына тапшырды.

Фирдәвис Шәемов спорт өчен, балалар өчен, үзенең туган ягы өчен нык янып йөрүчеләрнең берсе. Көне дә алдан сорап куйган кебек- чалт аяз, нәкъ әбиләр чуагы. Хәер, сораган да. "Көн саен Аллаһы Тәгаләдән ярыш үткәрергә яхшы, кояшлы көн бирүен сорадым. Әзерләп куйган бүләкләремне тизрәк балаларга җиткерәсем килде. Аларның сөенече - яшәү көче, яңадан-яңа җиңүләргә өнди", - дип уртаклашты, өлкән яшьтә булуына карамастан, энергиясе ташып торган, күңеле белән яшь спортчы. Ул көнне ул Актанышта узган бәйге белән генә чикләнеп калмады, халык таралышкач, үзенең туган авылы Аешта бәйге уздырырга ашыкты.

Спорт чарасында катнашучы берәү дә бүләксез калмады. Бу көнне, алтын көздә, Фирдәвис абыйлары аларга иң мөһиме - сәламәтлек һәм әлбәттә җиңүгә зур омтылыш бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев