Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Түбән Кама шәһәрендә мини футбол буенча республика беренчелеге узды

17 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә мини футбол буенча республика беренчелеге узды. Анда 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Район данын Актанышның 2нче мәктәбеннән Денис Синицин, Хәдичә Рәҗәпова, Күҗәкә мәктәбеннән Елена Талапина яклады. Укучы командалар арасында безнең команда икенче урынны яулады. Мини футбол ярышында, авыру төренә карап - начар...

17 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә мини футбол буенча республика беренчелеге узды. Анда 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Район данын Актанышның 2нче мәктәбеннән Денис Синицин, Хәдичә Рәҗәпова, Күҗәкә мәктәбеннән Елена Талапина яклады. Укучы командалар арасында безнең команда икенче урынны яулады.
Мини футбол ярышында, авыру төренә карап - начар ишетүчеләр һәм ДЦПлы - тагын ике команда катнашты. Беренче командада Актаныштан Илдар Хәкимов, Качкыннан Руслан Ярмиев, Уръядыдан Алмаз Әсләмов, Пучыдан Гөлсинә Заһирова, икенче командада Качкыннан Айдар Заманов, Михайловкадан Айгөл Вәлиева, Актаныштан Ирек Рәхмәтуллин һәм Апачтан Таһир Талипов уңышлы чыгыш ясады. Сигез команда арасында беренчесе - IV урынны, икенчесе V урынны яулады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев