Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь акробатлар иң-иңнәрне барлады

Акробатика белән шөгыльләнүче укучылар арасыннан район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Зөһрә Хуҗина 2 декабрь көнне иң-иңнәрне барлады. Барысы 9 мәгариф учреждениесеннән бәйгедә 1999-2011 елгы 36 укучы ялгыз һәм парлы чыгышлар күрсәттеләр. Ир балалар барысы бишәү иде, шуңа күрә үз яшь категорияләрендә һәммәсе дә призлы урын ияләре дип табылдылар:...

Акробатика белән шөгыльләнүче укучылар арасыннан район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Зөһрә Хуҗина 2 декабрь көнне иң-иңнәрне барлады.
Барысы 9 мәгариф учреждениесеннән бәйгедә 1999-2011 елгы 36 укучы ялгыз һәм парлы чыгышлар күрсәттеләр.
Ир балалар барысы бишәү иде, шуңа күрә үз яшь категорияләрендә һәммәсе дә призлы урын ияләре дип табылдылар: Рафил Галиев (техникум), Раил Ибраһимов (гимназия), Ленар Әһлетдинов (кадет), Ирек Ситдыйков (Татар Ямалы), Ринас Фәттахов (Татар Суыксуы).
Кызлар арасында шәхси беренчелектә үз яшь категрияләрендә Айгизә Садыйкова (техникум), Зөһрә Фәрдиева (кадет), Камилә Ирисметова (гимназия), Зөһрә Сәрвәрова (2нче мәктәп), Лилия Гәрәева, Эвелина Сәлахова, Румия Гәрәева, Сөмбел Халикова (1нче мәктәп), Зәлия Галиева (Татар Суыксуы) I урынарны яуладылар.
Парлы чыгышта җиңүчеләр дип Камилә Хөҗҗәтова-Эльвина Муллахмәтова, Эвелина Сәлахова-Язилә Сәрвәрова, Чулпан Шәмсиева-Лилия Гәрәевалар парлары табылды.
Мәктәпләр арасында исә гуманитар гимназия һәм Татар Ямалы мәктәбе - I, технология техникумы һәм Иске Байсар командасы - II, Татар Суыксуы һәм Югары Яхшый мәктәбе III урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев