Язмыш тег белән яңалыклар
-
Мәхәббәт мендәрләре
...Җиһан әбинең күз аллары караңгыланып китте, егылып китмәс өчен өстәл читенә ябышып өлгерде. Күз алдыннан бер-бер артлы, шушы өйгә килен булып төшкәннән соң булган бар вакыйга тезелеп үтте. Һушы китеп егылды дигәндә, тотып кала алды килене аны, тик Җиһан әбинең авызыннан өзелеп чыккан “Мәхәббәт мендәрләре...” дигән бер генә сүзен дә ишетеп өлгерде.
-
Менә шундый ярату (хикәя)
Аягы атламаса да, барырга кирәк...
-
РАЗВЕДКАДА
–Гжатский юнәлешендә һөҗүмгә әзерләнгәндә безнең дивизиягә каршы сугышучы дошманның ут нокталары кайларда урнашуын, нинди частьларын сугышка кертергә җыенуын ачыкларга кирәк иде.
-
САМОЛЁТНЫ КОТКАРГАН ӨЧЕН
– Фронтта беренче бүләгеңне ничек алдың? Шуны да сөйлә инде,– дип сорыйбыз, аның яныбыздан китәргә җыенуын күреп. Ул бит гүзәл Агыйделгә барып коя торган Чәрмәсән елгасы буенда утырган бәләкәй Чатра авылында ферма мөдире булып эшли. Туган илебезгә күп итеп ит җитештерәләр. Без, авыл малайлары, кебек һавадан авыз белән кош тотып йөрмиләр.
-
ШӘЙМУЛЛА СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ
Уратып-нитеп тормыйбыз, Чатра авылында аннан да алда кеше юк. Эшкә тотынса, коя да куя, диләр. Өйләр сала, тимер дә суга, тегермән дә төзәтә. Сүз эзләп тә кесәсенә керми, барысын да авызына каратып куя. Ялганлыйдыр дип тә уйламагыз, андый түгел ул. Бик кешелекле булуы белән якташларының хөрмәтен яулады. Ярдәм кирәк булган очракта авылдашлары янына, беренче булып барып җитте. Хәләл көчен аларга кызганмады.
-
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
Күптән түгел редакциябезгә Сембер (Ульяновск) шәһәреннән хат килеп төште. Конверт эчендә кулдан пөхтә итеп җыелган китап! Китапның авторы – Иркәм Дәүли (Хәйретдинов). Әлеге китапта Иркәм абый үзенең сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләре белән бүлешә. Аның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыйк, уйланыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик.
-
БАТЫР БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
(Резеда Шакирова хәтирәләренә таянып язылды)
-
КРЕМ БӘЛАСЕ
Кызымны Казанга озатырга автовокзалга баргач очраттым мин күптәнге бер танышымны. Ул да авылдан зур сумка күтәреп килгән иде.
-
Кыска гомерле бәхет
Елмаешып-көлешеп, бер берсеннән күзләрен дә алмыйча, кичке ашны ашадылар пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп бәхетле парлар.
-
"Лимузин”маҗарасы. Булган хәл
Үгезгә туры карамаска тырышам, әмма гәүдәсен дә күздән ычкындырмыйм. Бөтен уем: тизрәк машина янына, басу читенә чыгу...
-
Журналист блокнотыннан:Кайткач кыстыбый ашатыр
Хаккыебыз райкомның беренче секретаре Шәриф Сөләйманович янына утырып, Ямаш авылына ниндидер җыелышка китте. Икәү бергә алар хуҗалыкның төрле участокларында булып, кешеләр белән сөйләшеп, озак йөргәннәр. Колхоз рәисе дә алар белән көн буе бергә булган. Сөләйманов йөргәндә үзе күргән-белгәннәрне, киңәшләрен колхоз җитәкчесенә әйтә барган. Җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кушкан.
-
Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, диләрме?..
Хатын кызны гөл иткән дә, Көл иткән дә ир-ат, югыйсә. Тәрбияләп, назлап торсаң гына Бакчаларда матур гөл үсә.
-
Ришвәтле туй
Озын-озак юл буенча Гөлләрия белән Финат сөйләшеп тә көлешеп кайта торгач, ир белән хатынга юлның озынлыгы да артык сизелмәде. Көзге көн дә җылы гына тора. Бу чакта яңгыр яуса да аптырарлык түгел, иң мөһиме – юл коры булды. Ерак юлда иске генә машиналары да сынатмады. Гөлләрия руленә ябышып барган иренә күз кырые белән генә хуплагандай карап алды да карашын иксез-чиксез басу-кырга күчерде. Исән-имин кайтып җитеп киләбез, әтисе, маладис, янәсе.
-
Җиңгинең кайнанасы әүлия, ә минеке аҗдаһа!
“Кешенең кайнанасы анасы төсле әйбәт, нишләп миңа гына аҗдаһа эләкте икән дип аптырыйм”, - дип зарлана бер килен.
-
Сюрприз булган инде!
Әхсән абзыйның хаклы ялга чыгу уңаеннан корылган табын әле кыза башламаган. Җыелган кунаклар очрашу хөрмәтенә берәр чәркә "утлы су" йотып, тамакларын чылатып алгач, котлаулар башланырга тиеш. "Көн тәртибе"нең бу пункты үтәлде.