Җиңгинең кайнанасы әүлия, ә минеке аҗдаһа!
“Кешенең кайнанасы анасы төсле әйбәт, нишләп миңа гына аҗдаһа эләкте икән дип аптырыйм”, - дип зарлана бер килен.
“Кешенең кайнанасы анасы төсле әйбәт, нишләп миңа гына аҗдаһа эләкте икән дип аптырыйм”, - дип зарлана бер килен. Аның сөйләгәннәрен түкми-чәчми сезгә дә җиткерим әле.
...Туйдан соң бер атна кайнана йортында кунак булдык без. Хәер, исеме генә кунак инде аның. Яңа кеше, бигрәк тә килен тансык тоелырга тиештер, әмма мин анда икенче көнне үк үземне артык кашык итеп тойдым. Кайнана дигәнем отпускыда булса да, юк эшен бар итеп, чыгып китү ягын гына карады. Ашарга да мин пешерәм, өйне дә мин җыештырам. Кайнанам кайткач: “Әй, булдыргансың, бөтен җирне ялт иттереп куйгансың”, - дип, ник бер мактасын?! Утырып ашый, авыз эченнән мыгырданып рәхмәт әйткән була да китә. Ирем мактаса, битемнән үбеп алса, кайнана кара көеп чыга.
Балабыз тугач, аның бөтен эше охшашлык эзләү иде. “Борыны минеке”, “авызы синеке”... Бәби чәен үз акчабызга үткәрдек, табынга дип акча бирмәде. Киресенчә, “бала чүпрәге юып, утка түләргә күп булыр инде” дип зарлана башлагач, утка түләргә без акча бирдек. Түзмәдек, чыгып киттек без аннан. Ирем шулай теләде. Улыбызга 6 ай тулды, өч ай инде шалтыратып хәлебезне дә белүче юк. Шундый буламы кайнана?
Менә минем әни ичмасам кайнана! Ике ел элек безнең йортка да килен төшкән иде. Ул вакытта шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Кулдан килгәнчә кунак иттек, кадер-хөрмәт күрсәттек. Шундый мөнәсәбәт булгач, килен үзе дә тиз үз итте. “Әти-әни” дип өзелеп тора башлады. Җиңгәбез абый эштә булганда да, ялларда үзе генә авылга кайта. Әни ул кайтуга ашарга пешереп көтеп тора, мунчасын яга. Бергә туры килсәк, эш бүлешә алмый хәлдән таябыз. Әни мактап кына торгач, җиңги үзен төп нигездә иркен тота. Ашарга да йөгерә-йөгерә пешерә, сыерын да сава.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев