Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

«Нәмәкәйләр»ебез- чемпион!

«Әйдә шаяРТ» татар КВН лигасының финал уеннарында Актаныш яшьләреннән төзелгән команда чемпион калды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, Яңа гасыр телеканалы тарафыннан оештырыла торган "Әйдә шаяРТ" татар КВНы халкыбыз арасында көннән-көн популярлаша бара.

Быелгы финал уеннарында республиканың иң көчле командалары -Арчаның "Кычыткан", Сабаның "Саба егетләре", Актанышның "Нәмәкәй", "Тукай районы җыелма командасы" чыгыш ясады. Танылган артистлар жюрилык иткән бәйгедә районыбыз талантлары иң югары балл җыйды, тамашачыларга да Актаныш яшьләренең тапкыр сүзләре, көлкеле шаяртулары, гомумән юморлы чыгышлары бик ошады.

 "Нәмәкәйләр"ебез лаеклы рәвештә чемпион исемен яуладылар. Егетләребезне чын күңелдән уңышлары белән тәбрик итәбез, иҗади ялкыныгыз дәвамлы булсын!


Танылган шагыйрәбез Фәймә Зәйнуллина "Нәмәкәйләр"гә багышлап шигырь дә язып куйган:

“Әйдә, шаярт!” төгәлләнде,
Нәмәкәйләр җиңделәр,
Алга, әйдә алга! – диеп,
 Һәрчак алга өндиләр!

“Призер” исемен яулады
Актаныш-Нәмәкәйләр,
Быелгы ел җиңүчесе!
Ярышта бирешмиләр!

Алмаз көч бирә аларга,
Өнди аларны алга,
Дәртләнәләр Нәмәкәйләр,
Баралар һәрчак алда!

Юкка мени Актанышлар
“Без булдырабыз” диләр,
“Алга тик алга!” девизын
Алга куеп яшиләр!

Сынатмыйлар Актанышлар,
Баралар һәрчак алда,
Уңышлар теләп калабыз
Алдагы елларда да!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев