Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлылар шома басамы? ("Шома бас!" бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ)

2016 ел Актаныш муниципаль районында Бию елы дип игълан ителде, Актанышыбыз бер ел дәвамында бию ритмында, дәртле көйләр чолганышында яшәде, милли биюләребез белән илһамланды. 2015 елның ноябрь аенда зур старт бирелгән иде бу бәйгегә. Бездә район Башлыгы призына биючеләр бәйгесе үтте. Конкурсының максаты - заман шартларында элеккеге традицияләргә тугры калып,...

2016 ел Актаныш муниципаль районында Бию елы дип игълан ителде, Актанышыбыз бер ел дәвамында бию ритмында, дәртле көйләр чолганышында яшәде, милли биюләребез белән илһамланды.
2015 елның ноябрь аенда зур старт бирелгән иде бу бәйгегә. Бездә район Башлыгы призына биючеләр бәйгесе үтте. Конкурсының максаты - заман шартларында элеккеге традицияләргә тугры калып, һәр җирлекнең үз йөзен тарихын чагылдыручы аутентик биюләребезне, үз бию алымнарыбызны яшь талантларга житкерү,татар һәм халык биюләрен популярлаштыру иде. Бәйгедә катнашучылар яшь буенча 3 төркемгә бүленде.Конкурсның сайлап алу турында 1000нән артык үзешчән биюче катнашты, 170 бию каралды. Җирлекләрнең, район үзәге уку-укыту учреждениеләренең, балалар бакчаларының, үзәк хастаханә, башкарма комитет, авыл башлыклары коллективларының конкурска җаваплы караулары сөендерде Конкурсыбызның йомгаклау концертында 40 бию күрсәтелде. Ялгыз башкаручылар, парлы биючеләр, коллективларга аерым-аерым урыннар бирелде.
Районда сәнгатьне,мәдәниятне,талантларны барлый һәм үстерә торган район үзешчән сәнгать коллективлары смотры 60 еллардан бирле үткәрелә. Темасы һәм юнәлешләре һәр ел саен үзгәреп торучы смотр март һәм апрель айларында узды. Ансамбльләребез кабат татар һәм милләт биюләре белән катнашты. Смотрда шомарган эшләнеп беткән биюләр сокландырды.Бию елы яз һәм җәй айларында вальс белән дәвам итте."Җиңү вальсы" акциясенә мәктәп ,район мәдәният йорты бию коллективлары теләп катнашты.
1 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Шома бас" татар һәм этнографик биюләре III Республика бәйгесе сайлап алу туры үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев