Төзүче һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Гомерен төзелешкә багышлаган кеше үзенең никадәр игелекле эшләр башкарганын аңлап та бетермәскә мөмкин. Ләкин бу һөнәр ияләренең хезмәте гасыр белән гасыр алышынганда да әһәмиятен һич югалтмый. Алар, чын мәгънәсендә, олы ихтирамга лаек. Шуны күздә тотып, төзүчеләр хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздыру районыбызда матур гадәткә...
Төзүче һөнәре - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Гомерен төзелешкә багышлаган кеше үзенең никадәр игелекле эшләр башкарганын аңлап та бетермәскә мөмкин. Ләкин бу һөнәр ияләренең хезмәте гасыр белән гасыр алышынганда да әһәмиятен һич югалтмый. Алар, чын мәгънәсендә, олы ихтирамга лаек. Шуны күздә тотып, төзүчеләр хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздыру районыбызда матур гадәткә кереп бара.
Районда 14 төзелеш оешмасы исәпләнә. Алар арасында 3-4 кеше эшләгәннәре дә, 40-50 кешелек зур коллектив булганнары да бар. Райондагы төзелеш оешмаларының иң зурлары - Равил Ярмиев җитәкләгән "Газстройсервис" һәм Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы. Аларда 48әр кеше хезмәт куя. Ә "Татавтодор"ның Актаныш бүлекчәсендә исә сезон вакытларында эшләүчеләр саны, хәтта 80гә җитә. Иң мөһиме: берсе дә эшсез тормасын, Актанышыбыз үссен, яңа төзелешләр тормышыбызга ямь өстенә ямь биреп торсын.
"Газстройсервис" ҖЧҖ тарафыннан быел 100 млн сумнан артыграк капиталь салым үзләштерелгән. Актанышта 24 фатирлы торак йорт төзиләр. Узган елның декабрендә башланган 30 млн сумлык бу объект төзелеше инде төгәлләнеп килә, хәзерге көндә анда эчке эшләр башкарыла. Ә декабрь аенда кулланылышка тапшырылыр, дип көтелә.
Дәүләт программалары гамәлдә булганда, районыбыз төрле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга тырыша. Шул нияттән, сәнәгать мәйданчыгы булдыру буенча да Актанышыбыз үз алдына зур гына бурычлар куйды. Әлбәттә, төзелеш оешмаларыннан башка әлеге максатка ирешү мөмкин түгел. Килешенгән буенча, анда 52 млн сумлык эш башкарырга тиеш булып, "Газстройсервис" оешмасы шуның 30 миллионнан артыграгын үз көче белән үзләштерергә ниятли.
57 нче бистәдә оешманың үз кибете ишекләрен ачты. Бу объект та зур чыгымнар бәрабәренә сафка басты, әлеге оешма эшчеләре тырышлыгы белән, шәхси секторда, 20 млн сумнан артыграк капиталь салым үзләштерелгән. Күләмле төзелешләр белән беррәттән, үзәк стадион төзелеше дәвам итә. Оешма тарафыннан быел бер ветеран йорты төзелеп, файдалануга тапшырылды.
"Газстройсервис" оешмасының бер үзенчәлеге бар. Алар барлык эшләрне дә үз көчләре белән башкаралар. Субподряд оешмаларына ихтыяҗлары юк. Ташчылар, сылаучылар, су һәм газ кертүчеләр, җылылык һәм канализация челтәрләрен үткәрүчеләр - һәрберсе дә үз эшчеләре.
Бетон җитештерү буенча махсуслашуы да җәмгыятьнең бер өстенлеге булып санала. Быел 8 мең кубометр бетон җитештереп, 25 млн сумнан артыграк табыш алынган. Шулай ук металл-реконструкция цехлары ел дәвамында эшләп тора.
Әнә шундый күптармаклы оешманың киңкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге җитәкченең алдан күрүчәнлеген, үз эшенең остасы икәнлеген күрсәтә. Равил Ярмиев төзүче һөнәрен сайлап һич ялгышмаган. Яңалыкны алдан тоемлавы, профессиональ нечкәлекләрне яхшы белүе аның төзүче һөнәренә мәхәббәте турында сөйли.
- Төзүче һөнәре - чыннан да, иң авыр һөнәрләрнең берсе, - ди ул. - Чын ир-атлар һөнәре дияр идем. Физик яктан көчле, тырыш һәм үз эшенә бик җаваплы караган кешеләр генә монда эшли ала. Һөнәри хәзерлеге булганнар гына бу өлкәдә хезмәт куярга лаек. Чөнки технологияләр үзгәреп, материаллар яңарып тора. Заманча төзелеш материаллары кулланып, дөрес төсләр тәңгәллеген туры китереп, тормыштан артка калмыйча барганда гына, хәзерге таләпләргә җавап бирерлек объектларны сафка бастырырга мөмкин.
Равил Илдус улы барлык төзүчеләргә дә сәламәтлек теләп, ихлас котлауларын да ирештерде:
- Төзүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Исәнлек-саулык, тазалык телим, гаиләләрендә тынычлык, бәхет булсын.
ПМК оешмасы төзегән объектлар турында да җирле матбугатта даими яктыртып барырга тырышабыз. Әле шушы көннәрдә алар тырышлыгы белән элеккеге милиция бинасында капиталь ремонт үткәрелә башлады. Кыскасы, объектны кабат сүтеп җыйгандай яңартырга кирәк.
ПМК оешмасында 15 елга якын эшләүче Хамис Хафизов:
- Капиталь ремонт яңа объект төзүләр белән бергә бара. Моннан элегрәк гимназиянең яңа корпусын эшләдек. "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең бинасын капиталь төзекләндердек. "Тылсым" балалар бакчасы төзеп сафка бастырдык. Ипотека программасы буенча шәхси йортлар төзедек. Оешмабызның эшсез торганы юк, заказлар булып тора. Төзүче һөнәре бик җиңел түгел. Җәен-кышын таш эшләре белән шөгыльләнәбез. Хезмәт хакы вакытында түләнә.
"Сугаз" ҖЧҖ - элеккеге 9 нчы ПМК базасында төзелгән оешма. Исеме үзгәрсә дә, асылда шул ук эшчәнлек белән шөгыльләнә. Җитәкчесе Әбүгали Шакиров бу хакта кыскача гына болай дип таныштырды:
- Элек тә, хәзер дә газ, су кертү белән шөгыльләндек. Актаныш һәм Мөслим районнарындагы авылларга су һәм газ кертәбез. Соңгы вакытта "Чиста су" программасы барлыкка килгәч, аңа да кушылдык. Узган ел Яңа Әлем авылын сулы иттек. Быел Зөбәер авылында шундый эшне башкарып чыктык. Түмерҗәдән суны Теләкәйгә чаклы китереп җиткерүне, Күҗәкә авылын су белән тәэмин итүне бурыч итеп алдык. Шушы көннәрдә 57 нче бистәдә казылган ике скважина суын халыкка бирү өчен 2,6 км су торбасы сала башлыйбыз.
- Газлаштыру буенча соңгы вакытта нинди күләмле эшләр башкардыгыз?
- Берничә объектны газлаштырдык. Чөгәнәдә төзелгән клубны газлы иттек. Хәзерге вакытта Нөркә бистәсендә төзелгән яңа йортларга газ торбалары сузабыз.
- Төзелешнең иң күңелле мизгеле - аны файдалануга тапшырып, үз эшеңә карап сокланган вакыттыр?
- Төзелешнең нәтиҗәсен халыкның канәгать калуыннан күрергә мөмкин. Әгәр төзеп бетергәннән соң, аның мәшәкатьләре-кимчелекләре килеп чыкса, төзелешнең яме бозыла. Районыбыз төзүчеләрен бәйрәмебез белән котлыйм, барысына да уңышлар, сәламәтлек телим.
- Әбүгали Рәфәгатович, Сез белгечлегегез буенча төзүче булмасагыз да, бу тармакта шактый күп еллар хезмәт куясыз.
- 45 яшемә кадәр авыл хуҗалыгы тармагында эшләдем, төзелешкә күчүемә дә 18 ел. Төзүче дип әйтеп бетермәсәм дә, төзүче булырга тырышам. Чөнки төзүче - мактаулы хезмәт. Дөрес, аның үзенә генә хас кыенлыклары да бар. Бигрәк тә, кышкы чорда төзелеш алып бару авыр. Шуңа күрә бу чорда кадрлар әзерләүгә игътибар бирелә, эшчеләрнең белемнәрен арттыру, техника ремонтлау кебек эшләрне башкарып калырга тырышабыз.
Нет комментариев