Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Террорга каршы- бергәләп

Иске Байсар авыл башлыгы: Халыкны актив тормыш позициясенә, янәшәбездәге вакыйгаларга битараф калмаска чакырабыз

Иске Байсар авыл җирлеге районыбыздагы иң күп халык яши торган җирлекләрнең берсе. Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук террорчылык һәм экстремизм чагылышлар нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм юкка чыгару җирлек җитәкчелегенең иң төп бурычларының берсе.

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, шулай ук авыл жирлегендә яшәүче гражданнарның тормышын террорчылык һәм экстремистик актлардан яклау, башка милләт һәм дини концессия затларына карата экстремизм күренешләрен һәм тискәре мөнәсәбәтне киметү,  яшьләр арасында толерантлык һәм этникара мөнәсәбәт булдыру, агрессив тәртип профилактикалау мөһим. 

Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров эшне халыкка дөрес, кирәкле мәгълүмат җиткерүдән башлыйм, ди:

-Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча Иске Байсар авыл җирлеге халкына мәгълүмат җиткерәбез. Хокук саклау органнары вәкилләре белән даими элемтәдә без. Аларга әлеге категориядәге хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачыклауда ярдәм итәргә тиешбез. Башка милләт һәм дини концессия кешеләренә карата толерант тәртипне пропагандалау, балалар һәм яшьләр арасында экстремистик характердагы гамәлләрне кылуга ярдәм итә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә юнәлдерелгән тәрбияви эшләр алып бару да көн кадагындага мәсьәләләр.


Иске Байсар җирлегендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау план нигезендә алып барыла. Гражданнар күпләп була торган урыннарда террористик характердагы янаулар килеп чыккан очракта, алар турында стендларга мәгълүмати материаллар урнаштырыла. Мәдәни — массакүләм, спорт һәм башка чаралар үткәргәндә тәртип саклау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Участок полициясенә һәм ДНД әгъзаларына чараларның урыны һәм вакыты турында алдан хәбәр ителә. Гражданнар җыеннарында экстремизм, терроризм, шәхескә җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелә. Җирлек территориясендә урнашкан мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә төрле халыкларның гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан тематик чаралар, конкурслар, викториналар оештырыла. Социаль өлкә объектларының террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү максаты белән сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм персоналларына инструктажлар үткәрелә. Авыл җирлеге территориясендә буш йортларны тикшерүләр оештырыла. Авыл җирлеге территориясендә теркәлмичә яшәү фактларын ачыклау эше алып барыла. Уяулыкны арттыру буенча халык белән эш алып барыла, җирлек территориясендә экстремистик эшчәнлек турында гражданнардан кергән мәгълүмат полиция хезмәткәрләре белән үз вакытында тикшерү үткәрелә.

Иске Байсар авыл җирлегенә 4 авыл керә: Иске Байсар, Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек. Җирлектә 361 хуҗалык 772 кеше яши. Бу санга бездә пропискада торып, үзләре читтә яшәүчеләр дә керә. Вакытлыча яшәүчеләр 45. Җирлектә 18 яшькә кадәр балалар 134, эш көчендәгеләр 401, пенсионерлар-192, армия сафларында 1, мобилизациядә 3 кеше исәпләнә.
Иске Байсар мәктәбендә бүгенге көндә 58 укучы белем ала. Балалар бакчасына 21 бала йөри. 

Мәктәпнең һәм балалар бакчасының подваллары бикле тора. Эш барышында мәктәпнең дә, балалар бакчасының да ишекләре бикле. Килгән кешеләрне тикшереп кертәләр. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да экстремизмга каршы һәрдаим класс сәгатьләре, төрле чаралар үтә.

Иске Байсар авыл җирлегендә бүгенге көндә 2 гаилә социаль исәптә тора, ул гаиләләрдә 6 бала тәрбияләнә. 

Җирлектә 10 кешедән торган КДН комиссиясе төзелгән. Бу гаиләләр комиссия тарафыннан даими күзәтү астында торалар. Шулай ук Актаныш социаль-яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан да рейдлар үткәрелә.

Җирлектә 3 мәчет эшли, Иске Байсар, Чишмәбашта мәчетләр электр белән җылытыла. Яңа Байсар мәчетенә җылылык көйләнмәгән. Мәчетләр яхшы хәлдә. Ураза, Корбан гаетеләре үткәрелә. Җомга намазларына да халык йөри. Мәчетләрнең эшчәнлеге муниципаль хакимият органнарының даими игътибарында. Аның гамәлләре этник һәм конфессияара конфликтларга юл куймау буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән. Җирлектә православие динен тотучы гыйбадәтханәләр яки башка дини учреждениеләр юк. Мәчетләрнең имам- хатыйблары тарафыннан исламның традицион формаларын пропагандалауга һәм милләтара конфликтларны кисәтүгә юнәлдерелгән өзлексез профилактика эше алып барыла. Җирлектә дини хәл һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тыныч.

Мәчеткә һәрдаим 20 ләп кеше йөри һәм йөргән кешеләр үзебезнеӊ жирлек кешеләре. Вакыты-вакыты белән юлчылар да намаз укырга керештерә. Халык белән профилактик әңгәмәләрдә без халыкны актив тормыш позициясенә, янәшәбездә булган вакыйгаларга битараф калмаска чакырабыз. Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы профилактикалауда катнашу һәм тиешле җәмәгать тәртибен саклау, шул исәптән гражданнар тарафыннан кылынган хокук бозулар турында җирлек башкарма комитетына һәм тиешле службаларга үз вакытында хәбәр итү зарурлыгы турында искәртәбез,- ди Рәмис Мөхәммәтхамис улы.
 

Әңгәмәдәш- Ләйсән ГАЗИЗОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев