Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ХЕЗМӘТЕ ХӨРМӘТЛЕ: Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде

18 августта Яшел Үзән шәһәрендә республика педагогларының август конференциясе пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитет һәм муниципаль мәгариф органнары җитәкчеләре катнашты.

              Пленар утырышта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре дә чыгыш ясады.

             Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре коррупциягә каршы сәясәт, балалар юл-транспорт хәрәкәтен профилактикалау һәм коррупцияне булдырмау юнәлешендә үзара хезмәттәшлек турында сөйләде.

              Шулай ук ​​мәгариф учреждениеләрендә санитар һәм эпидемиологик иминлек проблемаларын хәл итү мәсьәләләре каралды.

              Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында аерым казанышларга ирешкән педагоглар хөрмәтләнде. Алар арасында Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакированың да булуы зур горурлык. Раниза Митьян кызы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Райондашыбызны олы хөрмәткә лаек булуы белән котлыйбыз, тагы да зуррак уңышларга ирешүен телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев