Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сугыш чоры балалары белән очрашты
Бүген Бөек Ватан сугышы чорында тылда әниләре, карт әби-бабалары белән иртәдән кичкә кадәр фидакарьләрчә хезмәт куйган, балачаклары ачлы-туклы узган бер төркем сугыш чоры балалары район башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты.
Район җитәкчелеге белән күрешкәнче өлкәннәребез технология техникумында Раил Надриев истәлегенә хәтер тактасы кую тантанасында катнаштылар. Әби-бабайларыбыз тагын бер тапкыр сугыш дәһшәтен күңелләреннән үткәрде.
Бүген Актаныш районында 4 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау Җиңүнең 78 еллыгын каршы ала. Ветераннарыбыз Югары Яхшый, Татар Суксуы, Татар Ямалысы, Күҗәкә авылларында яши. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары 38, тыл ветераннары 38. Сугыш чоры балалары да кимеп бара, бүген аларның саны 1568.
Еллар узган саен бу категория абый-апаларның саулыгы да нык кашый. Әллә шуңадырмы район башлыгы белән очрашуга нибары ике дистәгә якын гына өлкәнебез килгән иде.
Ленар Зарипов аларга "Сез- илебезгә Җиңүне якынайтучылар", дип олы хөрмәтен белдерде.
Район җитәкчелегенең сугыш чоры балаларының гозерләрен, борчыган проблемаларын хәл итәргә һәрвакыт әзер икәнлеген әйтте.
Сугыш чоры балалары өчен янып йөрүче Юлия Әхмәтова үзләренә районда гына түгел, республикакүләмендә игътибар күрсәтелүен тели. Чордашларының активлыгына да мохтаҗ ул. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова өлкәннәрне әңгәмәгә җәлеп итте.
Очрашу техникумның ашханә залында мул табын янында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев