Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Актанышта технология техникумы студентларына дипломнар тапшырылды

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Актаныш технология техникумы студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чыгарылыш кичәсендә район җитәкчелеге, студентлар, укытучылар, остазлар һәм ата-аналар, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Быелгы чыгарылыш — техникум тарихында чираттагы әһәмиятле сәхифә. 50 елдан артык вакыт дәвамында әлеге уку йорты, элеккеге 80 нче санлы һөнәр училищесы буларак, меңләгән яшьләргә тормыш юлына ныклы адым ясарга ярдәм итә, төрле һөнәрләрнең серләренә өйрәтә.

Чара барышында төрле белгечлекләр буенча белем алган студентлар сәхнәгә чакырылды. Алар арасында авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечләре дә бар. Бу һөнәр ияләре агросәнәгать комплексының тотрыклы эшен тәэмин итүче, техниканы «җанландыра» белүче чын профессионаллар булып санала.

Шулай ук «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» юнәлеше буенча белем алучылар да дипломнарын алды. Алар — заманча технологияләрне авыл хуҗалыгына кертүче, тармакны нәтиҗәлерәк һәм экологик яктан куркынычсыз итүче белгечләр.

Пешекче һәм кондитер һөнәрен үзләштергән студентлар да игътибар үзәгендә булды. Алар гади ингредиентлардан чын сәнгать әсәрләре тудырырга сәләтле иҗатчылар. Алып баручылар әйтеп үткәнчә, «пешекче алтын булырга тиеш», ә кондитер — «ашарга яраклы киндер өстендә иҗат итүче рәссам».

Авыл хуҗалыгы җитештерүе осталары да дипломлы белгечләр сафын тулыландырды. Алар киң профильле белгечләр буларак, берьюлы берничә юнәлештә эшли ала: тракторчы, машина йөртүче, слесарь-ремонтчы, терлекче һәм яшелчәче һөнәрләрен берләштерә.

Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе юнәлешен тәмамлаучылар — финанс тәртибен тәэмин итүче, предприятиеләрнең тотрыклы үсешенә нигез салучы белгечләр. Алар саннар дөньясында төгәллек һәм җаваплылык таләп ителгән эш башкара.

Цифрлы заман белгечләре — мәгълүмати системалар һәм программалаштыру юнәлешен сайлаган студентлар да дипломнар алды. Программистлар бүгенге көндә дөньяны уңайлырак һәм куркынычсызрак итүче технологияләр тудыра.

Актаныш технология техникумы студентларына дипломнар тапшыру тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Ул чыгарылыш студентларын, аларның остазларын һәм әти-әниләрен әлеге мөһим вакыйга уңаеннан ихлас котлады, яшь белгечләргә киләчәктә уңышлар теләде.

Үз чыгышында район башлыгы белем бирү өлкәсендә хезмәт куючы мөгаллимнәрнең тырышлыгын аерым билгеләп үтте һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантаналы чара кысаларында бер төркем укытучыларга дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды:

  • Әхмәров Ленар Райл улына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе бирелде;

  • Хәйдаров Айвар Артур улы Актаныш районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;

  • Сәлахова Венера Хәмит кызына Актаныш районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды;

  • Сәлахова Гөлназ Анфас кызы район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Чыгарылыш кичәсе күтәренке рухта узды, әлеге вакыйга студентлар өчен генә түгел, аларның укытучылары һәм якыннары өчен дә истәлекле мизгелләр белән күңелләргә уелды.

Зилә Хәмәтнурова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев