Актанышта Ураза гаетен бәйрәм итәләр
Бүген, кояшның беренче нурлары белән, Актаныш районы мәчетләренә Ураза гаетенә дин кардәшләребез җыелды. Төп тантана Актанышның Җәмигъ мәчетендә узды, анда муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
Бәйрәм намазы иртәнге 6:00 сәгатьтә башланды. Район Имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану белән котлады, аның рухи әһәмиятен ассызыклады. «Рамазан аенда ураза тоту — ашаудан тыелу гына түгел, ә күңелне чистарту, иманны ныгыту», - дип мөрәҗәгать итте ул мәхәллә халкына, Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне мисал итеп китереп.
Ленар Зарипов, җыелганнар алдында чыгыш ясап, бәйрәмнең район өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте:
— Бу якты бәйрәм һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен. Барлык изге өметләр тормышка ашсын, тоткан уразаларыбыз һәм догаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен, – диде
район башлыгы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга Ураза гаетендә аерым теләкләр юллады,
- Тиздән илебездә Җиңү көнен бәйрәм итәрбез, безнең геройлар — махсус хәрби операциядәге егетләребез, Ватанны саклаучыларыбыз исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсыннар. Бәйрәм белән, кадерле якташлар!
Догалар кылганнан соң дин әһелләребез якыннарын сөендерергә өйләренә ашыкты.
Актаныш районында Ураза бәйрәме дини вакыйга гына түгел, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерүче уртак кыйммәтләр бәйрәме дә. Ураза гаетендә төрле буын һәм һөнәр вәкилләрен: укытучыларны, эшмәкәрләрне, яшьләрне һәм балаларны күрү аеруча шатлыклы. Ураза гаете безгә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм изге гамәлләр кыйммәтен искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев