Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

БАЙСАР АВЫЛЫНДА РОССИЯ ЧЕМПИОНАТЫ: ТИЗЛЕК, БАТЫРЛЫК ҺӘМ ДӘРТ-ДӘРМАН БӘЙРӘМЕ!

Бүген Иске Байсар авылында автокросс буенча Россия чемпионатының икенче көне! Бу – илнең иң көчле узышчыларын берләштергән искиткеч адреналин, осталык һәм кызыклы вакыйгасы! Иске Байсардагы автокросс – ярыш гына түгел, ә Россиянең төрле почмакларыннан килгән спортчыларның мавыктыргыч трассаларда осталыкларын сынавы, рухи ныклыгын һәм җиңүгә ихтыярын күрсәтүче зур чара. Ярышларның төп оештыручысы- Россия чемпионы, якташыбыз, эшмәкәр, меценат, Яңа Байсар авылы егете Рәдис Хашимов!

Узышчыларның профессиональлеге һәм көчлелек дәрәҗәсенә сокланырга гына кала.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Россиякүләм чемпионатның районыбыз өчен зур казаныш булуын әйтте. 


   

-  Чараны оештыруда зур өлеш керткән якташыбыз, Россия чемпионы Рәдис Хашимовка махсус рәхмәт! Аның энтузиазмы һәм патриотлыгы бу ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрүгә ярдәм итте. Ул – районыбызның чын патриоты һәм яшьләр өчен яхшы үрнәк!- диде Ленар Зарипов.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев