Бүген Такталачыкта Гамил Афзал аллеясына беренче алмагачлар утырттылар
Бүген Актаныш районында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган чаралар уза.
Бәйрәм аның кендек каны тамган туган авылы Такталачыкта башланып китте.
Казаннан әдәбият-сәнгать көненә кайткан мөхтәрәм кунакларны авыл башыннан ук җигүле пар атлар белән каршы алу оештырылды. Ямь яшел куе үлән түшәлгән арбада Гамил Афзал урамыннан узу үзе бер истәлекле мизгел булды.
Чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Казаннан кайткан әдәбият әһелләре, аерым алганда, халык язучысы Рабит Батулла, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Илфак Ибраһимов, Факил Сафин, шулай ук якташ язучы һәм шагыйрьләр катнаша.
Тантанада чыгыш ясап, Ленар Зарипов Гамил Афзалның татар әдәбияты өчен гаять зур әһәмияткә ия шәхес булуын ассызыклады:
— Гамил Афзал — безнең горурлыгыбыз, татар халкының бизәге. Без андый шәхесләр белән горурланабыз, алардан үрнәк алабыз. Яшь буынны да шушы бөек шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү — безнең бурыч. Мондый чаралар телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калуда зур роль уйный. Телне, тарихны белмәгән яшьләрнең киләчәге катлаулы булырга мөмкин.
Район башлыгы чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтен җиткерде:
— Бүгенге бәйрәмне оештырган һәркемгә, кайткан кунакларыбызга, язучы һәм шагыйрьләребезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Без сезнең иҗат белән үсеп үстек, бүген дә аннан көч алабыз. Алга таба да ил-көннәребез тыныч булып, яу кырындагы егетләребез дә безнең араларга исән-сау кайтып, мондый чараларны бергәләп уздырырга язсын. Барыгызны да зур бәйрәм белән котлыйм! Рәхмәт сезгә! Имин булыгыз!
Чарага килгән мәктәп укучыларын, авыл халкын, әдәбиятсөючеләрне ТР Язучылар берлеге вәкиле һәм Актанышта яшәүче Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин сәламләде.
Кунаклар Гамил Афзалның бюстына чәчәкләр салдылар, яраткан шагыйребезнең истәлегенә барлыкка киләчәк аллеяга беренче алмагач үсентеләре утырттылар. Бүгеннән бакчада Рабит Батулла, Ленар Зарипов, Газинур Морат агачлары үсеп китәчәк. Киләчәктә Гамил Афзал премиясенә лаек булган язучылар биредә үз эзен калдырачак.
Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев