Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Корбан гаете- игелек һәм бердәмлек бәйрәме

Бүген Актаныш районында мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсен – Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.

 Мөселман кардәшләребез иртә таңнан мәчетләргә, шул исәптән Актанышның Җәмигъ мәчетенә җыелдылар, анда 5:00 сәгатьтә гает намазы башланды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Ленар Зарипов катнашты, ул барлык райондашларны изге көн белән котлады. Имам-хатыйб Руслан Мортазин бәйрәмнең рухи әһәмиятен һәм шәфкатьлелекнең мөһимлеген искә төшереп, вагазь укыды. Традиция буенча, бу көнне корбан чалу йоласы үткәрелә. Корбан хайваннарын «Сугаз» ҖЧҖ предприятиесе янындагы махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин.

Ә 13:00 дә технологик техникум барлык теләүчеләрне бәйрәм төшке ашына чакыра, анда корбан итеннән авыз итеп булачак. Бу көн юмартлык, якыннарыбыз турында кайгырту һәм районда яшәүчеләрнең бердәмлеге символы булсын!

Бәйрәм белән, кадерле якташлар!

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев