Чаллыга кунакка килгән ирне БСМП табиблары йөрәген алыштырырга мәҗбүр иткән
Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат Чаллыга сөйгәне янына кунакка килә. Көтмәгәндә аңа инфаркт була.
Санкт-Петербургтан килгән 38 яшьлек ир-атның артериясендә кан оешып тоткарлана.10 көн буе БСМП табиблары аны ясалма йөрәк белән яшәтә. Тиз арада йөрәген донорныкына алыштыру сорала. "Шәһри Чаллы" газетасы сайтында авыруга Чаллы табибларының операция ясап, Мәскәүдәге трансплантология үзәгенә җибәрүе турында язалар.
Аңа башка кеше йөрәген күчереп утырталар. Операция уңышлы үтә. Хәзер ул тернәкләнү уза. Хастаханәдән чыгу белән БСМП табибларына кунакка киләргә планлаштыра. "Мин сөйләшә алам, сулыйм. Бу - зур бәхет. БСМП табибларына рәхмәтләремне әйтәсем килә", - ди ул.
Тулырак:
Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/sankt-peterburgta-iasauce-ir-at-callydagy-soigane-ianyna-kilep-ioraksez-kala-iazdy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев