Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Районыбызның Инвалидлар оешмасы барлыкка килүгә- 35 ел

Районыбыздагы мөмкинлекләре чикле кешеләр язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки аларның гаме белән яшәүче, аларны кайгыртучы оешма бар. Район инвалидлар оешмасы ул. Әлеге җәмәгать оешмасының барлыкка килүенә быел 35 ел тулды.

Бүген районыбызның инвалидлар оешмасын озак еллар Актаныш районы мәгриф системасында намуслы хезмәтен куйган, мөдирлек вазифаларын җигелеп тарткан Фәйрүзә Разетдинова җитәкли. Үзенең тынгысызлыгы, беркемнең дә борчу-хәсрәтенә битараф булмавы белән бик тиз арада инвалид райондашларыбызның ихтирамын яулады ул. Кемнең йорты, көнкүреш шартлары начар, кемне сәламәтләндерү өчен финанс ярдәме таләп ителә- ул барысын да белеп тора. Инвалидларның бертөрле, соры тормышларын ямьләндереп төрле чаралар оештыручы, әллә кайларга спорт ярышларына йөртүче дә Фәйрүзә Сөнгать кызы. 

Менә шундый күтәренке рух тудырып, сәламәтлекләре китек кешеләрдә яшәү чаткылары уятучы оешманың район авыл җирлекләрендә башлангыч оешмалары да уңышлы эшләп килә. Алар- җитәкчеләре Фәйрүзә Разетдинованың уң кулы. 

Шушы көннәрдә актив җәмәгать эшлеклеләре үз көчләре белән инвалидлар оешмасының 35 еллыгын билгеләп узды. Мул табын янында узган еллардагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап киләчәккә планнар кордылар. Тагы да күркәмрәк уңышларга ирешү юллары турында гапьләштеләр. Башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре арасында һөнәрләре буенча мәдәният хезмәткәрләре дә бар. Әҗәкүлдән Илнур Могтазиров, Чөгәнәдән Алсу Арсланова, Уразайдан Фәнүзә Баянова әлеге бәйрәмне ямьләүдә, коллегаларының күңеленә бәйрәм тәэсирләре тудыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр.

-Татар Суыксуыннан Рафис, Татар Ямалысыннан Зәбир белән Гөлназ да 35 еллыкка бик матур чыгышлар әзерләп алып килгән иде. Менә шулай бәйрәмдә үз күңелебезне үзебез күреп, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне зарланмыйча, моңаймыйча үткәрергә кирәклегенә тагын бер кат инанып, алга таба эшләргә дәрт-дәрман алып кайттык,- ди Фәйрүзә апа.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев