Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Халкым өчен тугры калырмын: Нур Баян исемендәге иҗат фестивале Гран-приена Ләйлә Нуриева лаек булды (репортаж)

15 май районыбыз өчен бик истәлекле вакыйга белән теркәлә. Кабаттан Нур Баян исемендәге иҗат фестивале Актаныш талантларын барлый башлады. Бүген «Халкым өчен тугры калырмын» бәйгесенә йомгак ясалды. Гран-прига күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, Пучы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйлә Нуриева лаек булды.

Нур Баян- танылган якташыбыз, фронтовик- шагыйрь, Бөек Ватан сугышына кадәр газета мөхәрриятен җитәкләгән, кыю язмалары белән укучыларның хөрмәтен яулаган бөек каләмдәшебез.

Нур Баянның туган ягыбызда онытмыйлар, исемен мәңгеләштереп туган авылы кергән хуҗалыкка исеме бирелә, мәктәпләрдә пионер, комсомол оешмалары аның исемен йөртә, урамнарга Нур Баян исеме бирелә, хәтта Нур Баян кибете дә бар. 

Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов 2000 нче елларда ук иҗат фестивален оештыруда зур ярдәм итә иде. Соңгы вакытта фестиваль туктабрак торды. Быел, Нур Баянның тууына 120 ел тулган юбилей елында кабат фестивальгә җан өрделәр.  "Халкым өчен тугры калырмын" бәйгесен оештырдылар. Бәйгегә Актаныш районы мәктәпләрендә укучы балалардан, өлкән һәм яшь каләм тибрәтүчеләрдән, рәссамнардан 169 эш килгән.

 Нур Баян шигырьләрен рәсемгә төшереп жюрига юллаган рәссамнарның эшләрен фестиваль башланганчы Әнәк җәмәгать үзәгендә танышырга була иде.

Ә иң оста шигырь язучылар шигырьләрен сәхнәдә, бар кунаклар алдында сөйләде.

Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Нур Баян иҗат фестиваленең әһәмияте зур булуын билгеләп узды.

Бигрәк тә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган елда һәм замандашларыбыз махсус хәрби операциядә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән вакытта Нур Баян кебек батырларыбызны хөрмәтләү, аларның исемнәрен мәңгеләштереп, яшь буында патриотик хисләр уяту үтә дә кирәкле эш. 

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары- Таһир Әхмәев кебек Нур Баян хуҗалыгын җитәкләгән рәисләр укучыларны бәйрәм белән котладылар, иҗади уңышлар, китаплар укып, татар телебезне тагы да зуррак биеклеккә күтәрүләрен  теләделәр. 

Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, якташ шагыйрә Әлфия Ситдикова,

 жюри әгъзалары - «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем, халык укытучысы Ләйсән Әминова һәм башкалар да фестивальне туктатмыйча, яңа сулыш белән дәвам итәргә чакырдылар, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. 

Конкурска нәтиҗә яшь аралыгына карап чыгарылган. 4-6; 7-10; 10-13; 14-17, 19 яшьтән югары иҗатчылар арасында 1, 2, 3 нче урын алучылар хөрмәтләнде. «Иң яшь катнашучы», «Иң өлкән катнашучы» һәм башка кызыксындыру бүләкләре дә әзерләнгән иде.

Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов Пучы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйлә Нуриевага  "Халкым өчен тугры калырмын" бәйгесенең Гран-приен тапшырды. Нур Баян исеменә тап төшермичә, алга таба да хуҗалыкны матур итеп алып барырга ышандырды. Әйтергә кирәк, якташ шагыйребезнең исемен хуҗалык 65 ел йөртә, заманча технологияләрне гамәлгә кертеп, алдынгы позицияләрне били.

Тарихи фестиваль Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Ләйсән Газизова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев