Җәйге чорда Актаныш муниципаль районында балаларның ялы ничек оештырыла?
Уку елы тәмамланды, балаларыбызның көтеп алынган каникуллар чоры башланды. Җәйге ял – һәр бала өчен көч туплау, сәламәтлеген ныгыту, яңа дуслар табу һәм файдалы күнекмәләр үзләштерү вакыты. Шуңа күрә каникул чорында балаларның ялын нәтиҗәле, имин һәм кызыклы итеп оештыру – төп бурычларыбызның берсе.
2026 елда Актаныш муниципаль районында укучы балаларның гомуми саны, техникум укучыларын да кертеп, 3106 баланы тәшкил итә. Шуларның 95е – 11 нче сыйныфны, ә 361е 9 нчы сыйныфны тәмамлый.
Быелгы җәйге чорда районыбызда 617 баланың ялын оештыру планлаштырыла. Шуларның:
- 187се – мәктәп яны ял лагерьларында,
- 160ы – мәктәп яны хезмәт лагерьларында ял итәчәк.
Әлеге балалар арасында 225 бала – аерым игътибар таләп итүче, иҗтимагый контрольдә торучы гаиләләрдән.
Балаларның сәламәтлеген ныгытуга аеруча зур игътибар бирелә. 270 бала үзебезнең «Бүләк» сәламәтләндерү лагеренда ял итәчәк. Лагерь эшчәнлеге ике смена буенча оештырыла:
Беренче смена 15 июньнән 4 августка кадәр 21 көн дәвам итәчәк. Бу чорда 135 бала ял итәчәк, шул исәптән 10 бала – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән.
Икенче смена 8 августтан 25 августка кадәр 18 көн дәвамында узачак. Бу сменада да 135 бала катнашачак, шуларның 10сы – махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән булган балалар. Әлеге смена профильле юнәлештә оештырыла һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә үткәреләчәк.
Моннан тыш, «Бүләк» лагеренда гимназия тарафыннан регион балалары өчен ике махсус смена да оештыру каралган.
Балаларны төрле юнәлешләрдә үстерү максатыннан, район укучылары республика һәм төбәкара проектларда да актив катнаша:
- Менделеевск шәһәрендә урнашкан «Патриотлар үстерәбез» палаткалы лагерена 8 бала җибәреләчәк (алар арасында махсус игътибар таләп итүче гаиләләрдән булган балалар да бар);
- «Биләр» форумына,
- «Сәләт» ял аланына,
- «Алдынгылар хәрәкәте» профильле сменасына 4 бала теркәлү узган.
Җәйге ял чорында балаларның иминлеген тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, иҗади һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру – эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре булып кала. Без җәйге каникулларның балаларыбыз өчен файдалы, мавыктыргыч һәм куркынычсыз узачагына ышанабыз, -дип сөйләде атналык планеркада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев