Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

«Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме алучыны акчалата да бүләкләячәкләр

Район Советы халык депутатлары дүртенче чакырылыш утызынчы утырышта «Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме нигезләмәсен яңа редакциядә расладылар.

Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов халык депутатлары игътибарына гамәлдәге законнарга туры китерү максатыннан "Актаныш районы Мактаулы гражданины" исеме нигезләмәсен яңартырга дигән тәкъдим керүен әйтте.

Яңа редакциядәге нигезләмәгә 2006 елның 3 ноябрендә район Советы карары белән расланган "Актаныш муниципаль районы мактаулы гражданины" исеме бирү турындагы нигезләмә нигез итеп алына. Төп яңалык- "Актаныш муниципаль районы мактаулы гражданины" исеме алган затка Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләү тәкъдиме. Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь хезмәт хакы, бюджет секторында - 16 242 сум, -бюджеттан тыш секторда19 565 сум. Район Советы депутатлары әлеге карарны бертавыштан кабул итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев