Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районы Советы утырышында 2025 елгы социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясалды

Бүген Актаныш районы Советы утырышында районның 2025 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә район җитәкчелеге, республика вәкилләре, депутатлар, учреждение һәм оешма җитәкчеләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Бүген Актаныш районы Советы утырышы узды. Утырыш эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зяббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район Советы депутатлары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты.
Утырышның төп мәсьәләсе — районның 2025 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм алдагы чорга өстенлекле бурычларны билгеләү булды.



2025 ел Актаныш районы өчен бердәмлек, җаваплылык һәм нәтиҗәле хезмәт елы булды. Илдәге катлаулы вәзгыятькә, тышкы басымнарга карамастан, район үсеш темпларын саклап калды, социаль программаларны, милли проектларны тулы күләмдә гамәлгә ашырды. Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, төп бурыч — ирешелгәннәрне саклау һәм тагын да арттыру.


Икътисад: керемнәр арта, эшсезлек минималь
2025 елда районда уртача хезмәт хакы 29,6 процентка артып, 69 423 сумга җитте. Уртача пенсия 23 094 сум тәшкил итте. Эшсезлек дәрәҗәсе республика күләмендә иң түбәннәрдән булып, 0,05% кына калды.
Ел нәтиҗәләре буенча барлык төр салым һәм җыемнар 1 млрд 48 млн сум тәшкил итте. Гомуми бюджет күләме 1 млрд 908 млн сумга бәяләнде. Авыл хуҗалыгы тармагыннан гына да 135 млн сум салым керде. Физик затлар кеременә салым район бюджет керемнәренең 76% ын тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы: район икътисадының нигезе
Тулаем территориаль продукт структурасында авыл хуҗалыгының өлеше — 33,8%. Районда 3 агрофирма, 14 ҖЧҖ, 4 кооператив һәм 40 фермер хуҗалыгы эшли.
2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясе 8,6 млрд сумлык җитештерелде:
• сөтчелек – 4,267 млрд сум,
• ит – 2,515 млрд сум,
• игенчелек – 1,836 млрд сум.
Бер сыерга уртача савым 8 264 кг тәшкил итте. Ел дәвамында 86 576 тонна сөт савылды.
Районда техника яңарту, сөт комплекслары, терлекчелек биналары, складлар төзү кебек зур инвестиция проектлары гамәлгә ашырылды.
Сәнәгать һәм эшмәкәрлек: яңа мөмкинлекләр
Сәнәгать тармагында нефть секторының кимүенә карамастан, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре уңышлы эшләвен дәвам итә. “Актаныш сөт комбинаты”, “Актаныш икмәк комбинаты”, ашлык кабул итү предприятиесе район брендын ныгыта.
Районда 731 кече эшмәкәрлек субъекты эшли. 13 эшмәкәр республика ярдәме алды, 80 эшмәкәр федераль электрон сәүдә мәйданчыкларына чыкты. Маркетинг үзәге аша эшмәкәрләр 1,98 млрд сумнан артык табыш алган.
Төзелеш: 1,8 млрд сумлык эш
Ел дәвамында 1 млрд 800 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Юллар, ФАПлар, спорт объектлары, мәктәпләр, су системалары төзекләндерелде.
Янгын сүндерү бүлеге, кабул итү-диагностика бүлеге, Зөбәер ФАПы, 7 ФАПка капиталь ремонт, юлларны асфальтлау кебек мөһим проектлар тормышка ашырылды. Авыл юлларына өстәмә 176 млн сум бүленде.
Сәламәтлек саклау: кадрлар һәм инфраструктура
Район сәламәтлек саклау системасында 401 хезмәткәр эшли. Соңгы елда 11 яңа табиб килде. Кабул итү-диагностика бүлеге төзелде, стационар өлешенә 236 млн сумлык капиталь ремонт планлаштырылды.
Халыкның уртача гомер озынлыгы 75,16 яшькә җитте. Туучылар саны кимесә дә, вафат булучылар саны да кимүе күзәтелә.

Мәгариф: милли рух һәм югары нәтиҗәләр
Районда 2830 укучы, 1012 бала бакчага йөри. Татар телендә белем бирү, милли тәрбия өстенлекле юнәлеш булып кала.
Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр, 100 балл җыйган укучылар, Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре — район мәгарифенең дәрәҗәсен күрсәтә. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен 3 ел дәвамында 100 мең сумлык ярдәм кертелде.
Мәдәният һәм спорт: актив иҗтимагый тормыш
Районда 23 “халык” һәм “үрнәк” коллектив эшли. “Ватан дәшә” фестивале, авыл һәм урам бәйрәмнәре, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр — мәдәни тормышның байлыгын күрсәтә.
Спорт өлкәсендә шахмат, көрәш, минифутбол, волейбол буенча Россия һәм республика дәрәҗәсендәге җиңүләр яуланды. Шахмат мәктәбе 13 тапкыр Россия чемпионнарын әзерләде.
2025 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Актаныш районы катлаулы шартларда да үсеш юлыннан тайпылмыйча, икътисади тотрыклылыкны, социаль җаваплылыкны һәм милли рухны саклап кала алды. Бу — район халкының, җитәкчеләренең, хезмәт коллективларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев