3 февраль 2026 яңалыклары
-
Балаларның юлдагы иминлеген ата-аналар белән бергә тәэмин итик!
Иске Сәфәр мәдәният йортында Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре укучыларның ата-аналары белән очрашты. Мондый чараларның төп максаты-балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, һәм бу эш гаиләләр белән тыгыз элемтәдән башлана. Чөнки ата-аналар үз балалары өчен һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә төп үрнәк.
-
Актаныш район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә капиталь ремонт эшләре башланды
Актаныш үзәк район хастаханәсен яңарту буенча быелга чыгу белән масштаблы эшләр башланды. Ремонт беренче чиратта терапия бүлегенә керде, бу район халкына вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен ныклы нигез.
-
Актанышта хезмәт алдынгылары бүләкләнде
Татарстан Республикасында хезмәт нәтиҗәләре югары бәяләнде: берничә хезмәткәргә мактаулы исемнәр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
ЦТС биржасы төзелештә бәяләр билгеләүнең федераль системасына кушылды
Татарстанда эшләүче ЦТС биржасы төзелештә бәяләр билгеләүнең федераль дәүләт мәгълүмати системасына (ФГИС ЦС) керү мөмкинлеген алды һәм сынау режимында актуаль базар мәгълүматлары белән хисапларын тапшыра башлады. Бу биржаның Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булды, дип хәбәр итә биржаның матбугат хезмәте.
-
Татарстанда дәүләт социаль стипендиясен кемнәр алырга хокуклы
Студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль стипендия хезмәт итә. Татарстанда аңа кемнәр дәгъва итәргә хокуклы – «Татар-информ» материалында.
-
Районыбыз укучысы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яулады
Физика фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәймәрданов Әмирхан җиңү яулады.
-
Актаныш районы Советы утырышында 2025 елгы социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясалды
Бүген Актаныш районы Советы утырышында районның 2025 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә район җитәкчелеге, республика вәкилләре, депутатлар, учреждение һәм оешма җитәкчеләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.
-
Татарстанда көндез 21 градуска кадәр салкын, көнчыгышта көчле кар явуы көтелә
Бүген, 3 февральдә, Татарстанда һава шартларының үзгәрүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
МУСА ҖӘЛИЛ МИНЗӘЛӘДӘ
Тиздән Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Фашист илбасарларына гына түгел, бөтен дөньяга татар халкының батырлыгын, сынмас-сыгылмас, көчле рухлы булуын исбатлаган Муса абыебызның аяк эзләрен әле дә ут күршебез Минзәлә районы халкы кадерләп саклый. Оренбургта туып-үскән, Казан, Мәскәүдә олы шагыйрь булып җитлеккән Муса Гомәр улы Минзәләгә каян килеп чыга соң? Иншәр Әлкәрәмованың әлеге язмасы бу соравыбызга тулысынча җавап табарга булышыр.
-
Татарстанда җиңеләйтелгән ТДИ буенча 9 сыйныф укучылары керә алачак 40 һөнәр һәм колледж исемлеге
Исемлектә түбәндәге һөнәрләр бар: аш-су остасы, ветеринар, график дизайнер, слесарь, флорист, фермер, машинист һәм башка белгечлекләр.