Актанышта муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы уза
Бүген Актанышта районыбызның муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы уза.
Спорт ярышлары «Бүләк» чаңгы базасында тантаналы төстә башланып китте. Спартакиадада катнашучы авыл җирлеге башлыкларын, сәркатипләрен, район хакимияте җитәкчеләрен, ведомствоара бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләрен районыбыз башлыгы Ленар Зарипов сәламләде, бәйгеләрдә сынатмыйча, сәламәтлекләренә зыян китермичә матур итеп көч сынашырга чакырды.
Җитәкчеләр чаңгыда шуу, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат кебек спорт төрләрендә ярыша.
Һәр катнашучы өч спорт төре буенча үз мөмкинлекләрен күрсәтә. Мәсәлән, чаңгыда унөч муниципаль хезмәткәр- 3 хатын-кыз һәм 10 ир-егет 1,5 километр араны шуып килде.
Спартакиадада катнашучылар берочтан ГТО нормативларын да тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев