Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актанышта социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләделәр

Бүген районыбызда социаль яклау өлкәсендә хезмәт куючы райондашларыбызны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр. Чарада социаль тармакта күп еллар намуслы хезмәт куючы белгечләр котлаулар кабул итте, иң лаеклыларга бүләкләр тапшырылды.

Районның игелекле һөнәр ияләрен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең эшләр идарәчесе Фәрит Заһертдинов тәбрик итте. Фәрит Сәетгали улы үз чыгышында социаль хезмәткәрләрнең җаваплы һәм әһәмиятле эш башкаруын билгеләп үтте:

— Сезнең хезмәтегездә куелган көч үзегезгә игелек булып кире кайтсын. Авырлыклар күрмичә, җиңел һәм рәхәт итеп эшләргә язсын. Иң мөһиме — ныклы сәламәтлек телим. Бәйрәм белән сезне! — диде ул.

Тантанада дәүләт һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырылды.

Чарада чыгыш ясаган җитәкчеләр- башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнәврова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова социаль хезмәткәрләрнең җәмгыятьтәге роленә аерым тукталды. Алар билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бу һөнәр аеруча җаваплы, чөнки ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны арта, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән эшләү дә зур игътибар таләп итә.

Чара ахырында социаль хезмәткәрләр исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар җитәкчелеккә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен ихлас рәхмәт белдерде, киләчәктә дә бердәм булып эшләргә әзер булуларын ассызыклады.

Социаль хезмәткәрләр — игелек, шәфкать һәм сабырлык таләп итүче һөнәр ияләре. Аларның көндәлек хезмәте күпләр өчен зур терәк һәм өмет чыганагы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев