Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышның социаль объектларын карады

Актаныш районы республикабыз башкаласыннан шактый ерак урнашса да, федераль яңалыклардан бер дә читтә түгел. Районыбыз Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдиме белән барлыкка килгән федераль программалар ярдәме белән үз йөзен заманчалаштыра, матурлана, халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудырыла.

15 сентябрь көнне районыбызга эш сәфәре белән килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әнә шундый күпсанлы эшлекле тәкъдимнәр авторы.
 

Әлфия Гомәр кызы районыбызда "Иҗтимагый киңлекләр" программасы буенча төзекләндерелгән Иске Идел ял итү базасын карады.

"Сәламәтлек" илкүләм проекты ярдәме белән яңартылган Иске Байсар амбулаториясе эшчәнлеге белән танышты.
Бу авылдагы мәктәп ашханәсе дә федераль программа нигезендә өр-яңадан эшләнде. 

Актанышның нәкъ үзәгендә сафка баскан "Ватан" футбол манежы балаларны илебезнең сау-сәламәт киләчәге итеп тәрбияләүне максат итеп куя.
Әлеге спорт объектын карагач җитәкчеләребез аның ишегалдын яшелләндерүдә катнаштылар,  агачлар утырттылар. 


Бу социаль объектлар эшчәнлеген карауга кадәр Әлфия Когогина белән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов "Актаныш-информ" журналистлары янында булып мөһим темаларга әңгәмә корды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев