Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Кичә узган сайлауларның нәтиҗәләре билгеле

10 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар узды. Районыбызның 7 җирлегендә халкыбыз сайлау участокларына барып үзе лаеклы дип тапкан депутат кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Өстәмә сайлауларда Аккүз авыл җирлегендәге 3 нче санлы сайлау округы буенча 83, 33 процент тавыш җыеп Ренат Сәхабетдинов, Актанышбаш авыл җирлегенең 7 нче округында 67, 92 процент тавыш белән Эльвира Әхмәтова, Югары Яхшый авыл җирлеге буенча 7 нче округта 81, 40 процент белән Илнур Әхәтов, Мәсәде авыл җирлегенең 3 нче округында 87, 50 процент белән Рәйлә Зиннурова, Яңа Әлем авыл җирлегендә 92, 73 процент тавыш белән Марат Исламов, Теләкәй җирлегенең 4 нче округында 90, 57 процент белән Ансаф Хисмәтуллин, Түке авыл җирлегендә 60, 87 процент тавыш җыеп Рәфкать Хәбибуллин депутат булып сайландылар.

Халык ышанычын саклап, киләчәктә матур итеп эшләргә, хезмәт куярга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев