Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов быелгы «Ел укытучысы» бәйгесе финалистлары белән әңгәмә корды

Заман искиткеч зур тизлектә үзгәрә, елдан -ел гына түгел, хәтта көннән-көн яңарыш, инновацион технологияләр ургылып кергән вакытта яшибез.

Менә шундый чорда укытучы үзенең эшчәнлеген ничек оештыра, укучысын белемле дә, тәрбияле дә, үз илен, телен ярата, хөрмәтли торган шәхесне итеп ничек әзерли? Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашуда мөгаллимнәребез, балалар бакчалары тәрбиячеләре төрле яклап сыналды.   

"Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында район башлыгы белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү бәйгенең бер сынау өлеше булып тора. 

- Авыл мәктәпләре шәһәр, район үзәге мәктәпләреннән  материаль -техник база ягыннан бик күпкә калыша. Шуңа күрә авыл укытучысы өчен укучыларга белем бирүдә аеруча ныграк тырышырга туры килә. Авыл укытучысының дәресләр тәмамлангач та эше бетми, ул укучылар белән мәктәптән тыш  шөгыльләнә, түгәрәкләр үткәрә. Өстәвенә үзенең ихаталы дөньясы да бар.  

Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, чөнки авыл районнары арасында Актанышның нәтиҗәләре күпкә югары, - дип сүзен башлады Ленар Рафак улы. 

 

Әңгәмә барышында укытучыларның фикерләү дәрәҗәсе, интеллекты, тәҗрибәсе, аудиториядәгеләрне үз фикеренә инандыра белүе нык күренде. Оештыручыларга әлеге сынауны конкурс кысаларына кертүләре өчен "Афәрин!" диябез. Нәкъ менә сәгатьтән артык вакыт эчендә бик күпләр үләренең педагогик сәләтен күрсәтте. Кемнең ничек сулавы, балалар, коллегалары, ата-аналар белән аралаша белүе, яңалыклардан курыкмавы, башкалар белән хезмәттәшлеккә омтылышы чагылды. 

Иң беренче булып педагоглар бу конкурсның кирәклеген исбатларга тырышты. Бу минутларда конкурска әзерләнгәндәге борчылулар, дәресләрен калдыра-калдыра Актанышка төшүләре, жюри каршында дулкынланулары онытылды. Ничек тә һәркем конкурста балл туплау өчен кулын күтәреп фикерен белдерергә ашыкты.

Икенче сөйләшү көн кадагындагы патриотик тәрбия бирүгә багышланды. Баштарак әңгәмә сүлпәнрәк кереп китсәләр дә, махсус хәрби операция темасы белән бәйләгәч, тәрбиячеләр дә активлашты. МХОдән вакытлыча ялга кайткан райондашларыбызның күбесе туган авылларындагы балалар белән очрауларга килгән, алар белән сөйләшкән, аралашкан. Укытучылар СВО башланганнан соң патриотик тәрбиягә игътибар артуын үзләре дә билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы Рәисенең район башлыклары алдына куйган мөһим бурычы- туган телләрне өйрәнү мәсьәләсен дә тикшерделәр. Кемдер балаларны газета-журнал, китап укытырга кирәк дисә, кемдер башкортлардан өлге алып милли шәхесләр үрнәгендә милли рух уятырга кирәк дип исбатларга тырышты.

Алдагы сорауны район башлыгы Ленар Зарипов үзе бирде, "Директорларыгызга нинди тәкъдимнәр әйтер идегез?" дигән сорауны укытучылар колак артыннан үткәреп җибәрергә тырышты. Чөнки әле "глава" кабинетыннан тыш та тормыш бар, мәктәпкә кайтасы, хезмәт хакы,  премияләр аласы килер. Остазлар, я ялгыш фикер әйтермен, мондый сораулардан качуың хәерле, дип уйладылар ахры. Бәлки мәктәп директорлары, бакча мөдирләренең дә әңгәмәне тыңлап утыруы да комачаулагандыр.

 Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакированың очрашуны ачкандагы "Актив булыгыз, коллегалар!" диюе түгәрәк өстәл ахырына таба тәмам чынга ашты. Менә шулай ихлас сөйләшү, протокол буенча аралашудан тыш та гапь кора белү бүгенге көндә бик мөһим. Аеруча киләчәк буынны тәрбияләүче укытучыларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев