Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев: Ветераннар оешмалары- зур көч!

Район ветераннар оешмасының көче авыл җирлекләрендәге башлангыч ветераннар берләшмәләрендә. Моның шулай икәнлеген барыбыз да Иске Кормашта узган күчмә семинар-киңәшмәдә аңладык.

           35 еллык тарихка ия район ветераннар оешмасының авыл жирлекләрендә 28, оешма-предприятиеләрдә 23 башлангыч ветеран оешмасы эшли. Район ветераннар Советының чишмә башы Советлар Союзы чорына ук барып тоташа. 1987 елның 13 февралендә районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы булдыру турындагы карар кабул ителгәннән соң өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, лаеклы ялдагыларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча максатчан эш алып барыла, алар белән даими төрле чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар үткәрелеп тора. Системалы эшчәнлек әлегәчә дәвам итә.

                  БЕР КАРТЛЫКТА, БЕР ЯШЬЛЕКТӘ 

             Иске Кормаш авыл җирлегендә узган район ветераннар оешмасының пленум утырышы рәсми булмаган төсмердә башланып китте. Шәбезбаш өлкәннәре авыл башлыкларын, күрше-тирә авылларның башлангыч ветераннар оешмасы рәисләрен клуб каршында дәртле җыр-биюләре белән каршылады. Абый-апаларның күңелен күтәрергә “Баламишкин” гармунчылары да килгән иде. Музыкантларның сыздырып уйнаган гармун көйләрен ишетүгә кунакларның йөзенә елмаю кунды. Бер картлыкта, бер яшьлектә, диләр,  яшьлек җырларын ишеткәч өлкәннәрнең аяклары үзеннән-үзе тыпырдап китте. 


                 ӨЛКӘННӘР-ВОЛОНТЕРЛАР!


             Иске Кормаш җирлегенә караган кече авыл Кыркаентүбәдә дә тынгысыз өлкәннәр яши, алар бүген 18.

Иң өлкәненә 95 яшь.

-    Авыл ветераннары белән күпкырлы эшчәнлек алып барабыз. Дини, кул эшләре юнәлеш, аш-су әзерләүгә багышланган “Тәмле булсын” түгәрәгебез эшли. Һәр өлкәнебезне әлеге юнәлешләргә тартырга тырышабыз. Ялгыз яшәүчеләрне дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Хәрби хәрәкәткә җибәрелгән ике егетебезнең гаиләләре белән элемтәдә торабыз. Хәлләрен белешәбез, кирәк икән, ярдәм итәбез, -ди Кыркаентүбә авылының ветераннар оешмасы җитәкчесе  Гүзәлия Мирзанурова.

 

         Авыллар өлкәнәеп бара. Кыркаентүбә урамында төзек, матур йортлар тезеп китсә дә, яшьләрне табу, җәмәгать эшенә тарту читенрәк. Ә өлкәннәргә күз тимәсен, туксанны кырлап барганда да ил гаме белән яшиләр. Авыл клубына җыелган ак яулыклы әбекәйләр кунакларны йон җегерләп, мөнәҗәтләр әйтеп каршы алдылар. Элеккеге шөгыль-һөнәрне искә төшереп хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләргә оекбашлар бәйләгәннәр. Баштарак җепләрне волонтерлар алып килсә, соңыннан үзләренең сарык йонын язып, җегерләп, бәйләү оештырганнар. Атнага берничә тапкыр шушы бәләкәй генә авыл клубына җыелу, аралашу, балачактан белгән җырларны күмәкләп  җырлау-аларның тормышын баетып, тулыландырып җибәргән. Эшеннән аерылмыйча мөнәҗәт әйтүче Әдибә апа Кәшфиева белән сөйләшәбез.

-Хәзерге тормышлар, Аллага шөкер, бик әйбәт. Бик күңелле яшибез, дөньялар гына тыныч булсын! Пенсияләрне биреп торалар, тәннәр генә таза булсын! 


- Йон җегерләүне дә ташламагансыз, Әдибә апа.


-  Кул эшләре миңа хәрәкәт ул! 


БЕЗ ҺӘР ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕНЕҢ ИСЕМЕН ТАРИХКА ЯЗЫП КАЛДЫРЫРГА ТИЕШ!


             Клубның үз музее бар. Музейга экспонатларны бөтен авыл белән җыйганнар, өлкәннәр авыл клубы мөдире Рания Шәвәлиеваның уң кулы. Чиккән, теккән сөлгеләр, мендәр тышлары, тәрәгә пәрдәләре, алъяпкыч, кулъяулыклар белән беррәттән элеккеге чорларны искә төшереп күмер үтүкләре, сәгатьләр, патефон, керосинлы лампалар янында иң беренче кулланылышка кергән кәрәзле телефоннар, кассета, магнитофоннар да урын алган. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев кечкенә генә музейда авылның кешеләренә зур урын бирелүен башка авыл җирлекләренә үрнәккә куйды. 


-    Җирлек тарихын чагылдырып шәхесләргә багышланган стендлар, китаплар булдырырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Биредә гап-гади хезмәт кешеләрен- колхозчыларны мәңгеләштереп фотоальбомнар төзегәннәр.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, сугыш чоры балаларын да без исемләп белерегә, яшь буынга аларның фидакарьлеген, батырлыгын җиткерергә тиеш. Балалар бирегә килеп әби-бабайларының фотоларын күрсеннәр, горурлансыннар. Һәр кече авылда да моны оештырырга кирәк, - диде Илшат Илфат улы.


                       БЕЗДӘ ВЕТЕРАННАР ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ГЕЛ АКТИВ БУЛДЫ


                         Район ветераннар оешмасының күчмә утырышын Иске Кормаш җирлегендә үткәрү очраклы түгел. Биредә эшкә уңган, оста куллы, җырга-моңга гашыйк халык яши.

Бер бүген генә түгел, гомер буена шулай булган. Әллә шуңадырмы, хәзер дә өлкәннәр бер-берсе белән бик тыгыз элемтәдә. Бер генә өлкән кеше дә игътибар булмаганнан зарланмый. Өлкәннәр көне җитсә дә, башка бәйрәмдә дә “Әнәк” агрофирмасы күчтәнәчләр тапшыра. Авыл клубларында табын янында сөйләшүләр бәйрәмгә әйләнә. Әлбәттә, монда ветераннар Советын 4 ел җитәкләүче Рәмзия Латыйпованың өлеше зур. Рәмзия апа, миңа кадәр дә гел актив эшчәнлек алып барылды, ди.

Үзе ул байтак яңалыкларга юл ярган. Шәбезбаш, Кыркаентүбә, Иске Кормаш, Иске һәм Яңа Балтач авылларының һәрберсендә ветераннар Советы әгъзасын билгеләп куйганнар. Авыл аралары бер-берсеннән шактый ерак.

Активларга һәр өлкәннең хәлен белү, яшәеше белән танышып тору йөкләнгән. 


ПУЧЫГА- ЯШЕЛЧӘ, ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯГӘ- ОЕКБАШ БЕЛӘН БАСКАН ТОКМАЧ


Өлкәннәр үзләре дә ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртып яши. Әйтик, бакча эшләре тәмамлангач, ветераннар үзләреннән арткан бакча яшелчәләрен җыялар да машинага төяп Пучыдагы Картлар һәм инвалидлар йортына илтәләр.  


-    Картлар йортындагыларны хөкүмәт карый дип беләбез, шулай да аларга ярдәм кирәк дип кайттык без. Хуҗалык мөдире без китергән эре бәрәңгеләрне күргәч, “И, поварыбыз сөенер инде”, дип куйды. Ашханәләренә китергән бәрәңгеләре вак, әрчергә уңайсыз. Безнең бу ярдәмгә зур рәхмәтләрен әйттеләр. Авылдашлар да бу саваплы гамәлгә тиз өйрәнделәр, көз җиткән саен, кайчан җыябыз, дип кенә торалар, -ди Рәмзия апа. 


            Иске Кормаш ветераннары “Җылы куллар” акциясенә дә бердәм кушылган. Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләргә оекбашлар бәйләгәннәр. Волонтерлар китергән җепләр беткәч, үзләре җеп сатып  алып, йон язып, җегерләп бәйләүне дәвам иткәннәр. 


-    Олы кешегә җылы сүз, игътибар, ихтирам кирәк. Олы кеше үзенең кемгәдер кирәк булганын сизеп, тоеп торса, кирәкле эш эшләсә, бу аның өчен зур бәхет!- дип, өлкәннәрнең активлык серен ачты ветераннар Советы җитәкчесе.


          Гомер буе эш эшләп ныгыган кулларның әле җегәре шактый нык. “Токмач кисү” акциясендә өлкән буын белән яшьләр, урта яшьтәге хатын-кызлар “бер казанда кайнаган”- хәрби операциядә катнашучыларга өй токмачы басып, кисеп озатканнар. Бу эшне кул җылысына күңел җылысын да кушып, егетләрнең исән-сау туган якка кайтуларын теләп башкарганнар:


-    Ватсаптагы авыл группаларына кемнең ничек ярдәм иткәнен куеп барабыз. Ветераннар советы әгъзалары өлкән кешеләргә кереп аңлаталар. “Токмач кисү” акциясендә 86 гаилә катнашты. 90 яшен тутыручы Наилә апа Актаныштан чәкчәк кайтартып минем исемнән дип Украинага посылка итеп җибәрде. Чыннан да халыкка дөрес итеп аңлатсаң, күңеленә барып җитсәңң, идеяңне күтәреп алалар, - дип өлкәннәр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйли Рәмзия Латыйпова.

 

             ИСКЕ КОРМАШ ҮРНӘГЕН БУКЛЕТ ИТЕП ТАРАТЫРГА КИРӘК!


Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев Иске Кормаш ветераннар Советы эшчәнлеген югары бәяләде, оешма җитәкчесе Рәмзия Латыйповага, җирлек җитәкчелегенә, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтте. Бүгенге семинарда яңгыраган мәгълүматларны, эш тәҗрибәсен буклет итеп барлык авыл җирлекләренә таратырга кирәклеген әйтте. 


-    Ветераннар Советының күчмә утырышларын 2015 елдан башлап җибәрдек. Беренче тапкыр күчмә утырышны Кәзкәй авылында уздырдык. Авыл башлыклары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар Советы җитәкчеләре Кәзкәй җирлегендә нинди эшләр алып барылганын күреп киттеләр. Әлеге семинарда без бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча киңәшләшкән идек. Аннан бу традицияне Яңа Әлем, район Эчке эшләр бүлеге, Иске Богады, Иске Байсар җирлекләре күтәреп алды. Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрү кирәк. Баргач, күргәч, танышкач, фикерләшәсең, яңалыклар аласың, ветераннарның яшәешен ничек җанландыру турында уйланасың. Авылларыбыз өлкәнәеп барганда ветераннар оешмасының эшчәнлеге бик кирәк. Халык белән эшләүдә мондый тәҗрибә уртаклашулар авыл башлыкларына олы ярдәм, -диде Нурулла Гаян улы.


               ВЕТЕРАННАР ОЕШМАЛАРЫ-  ЗУР КӨЧ!


Илшат Габдулхаев та алда чыгыш ясаучының сүзләрен куәтләде:


-    Ветераннар оешмалары-  авыл җирлеге башлыкларының уң кулы. Зур көч бу! Совет чорында тәрбияләнгән өлкәннәр җирлек тормышына битараф түгел, бар эшкә җаваплы карыйлар.  Чисталык ике айлыкларында да актив катнашалар. Без- җитәкчеләр дә аларга карата игътибарлы булыйк. Ветераннар оешмасының урыны, почмагы булырга тиеш. Өлкәннәрнең яшьләр белән аралашуын көчәйтергә иде. Аларның бай тормыш тәҗрибәсен үзләре исән вакытта өйрәнеп калырга иде. Җирлекнең яшәеше шушы кешеләргә барып тоташа. Бергәләп агачлар утыртырга, аралашырга, тимурчылык эшен дә җанландырырга кирәк,- диде район башлыгы урынбасары. 


                   ТИЗДӘН-ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ

               Пленум барышында якынлашып килүче Бөек Җиңү көненә әзерлекне башлау бурычы куелды. Актаныш районында хәзерге вакытта 4 Бөек Ватан сугышы ветераны яши,  алар быелгы Җиңү бәйрәмен исән-сау каршы алыр дигән өметтә калабыз. Киңәшмәдә җирлекләрдәге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына, сугыш чоры балаларына тиешенчә хөрмәт күрсәтергә кирәклеге ассызыклап әйтелде. Киңәшмәдә “Бөек Җиңүгә багышлап куелган һәйкәлләрдә минем әтинең, әнинең, я булмаса, бабайның исеме кермәгән” дип җитәкчеләргә рәнҗеп калучылар булмасын иде, диелде.  


               Семинар кысаларында иске Кормаш мәктәбендә алып барылган хәрби –патриотик эшчәнлек турында чыгыш тыңланды. Җирле ветераннарның концертлары да кунакларга бик ошады. Шулай ук мәктәп музеена экскурсия оештырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев