Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов хәрби операциядәге райондашларыбызга гуманитар ярдәмне илтеп тапшырды

Актаныш районында яшәүче игелекле кешеләр алтынчы тапкыр хәрби операциядәге райондашларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озатты. Актаныш районы делегациясе район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә 5 сентябрь көнне махсус хәрби операция зонасына юлга кузгалды.

 Бүген, 7 сентябрь көнне, игелекле, мәрхәмәтле авылдашлар, якыннар, туганнар күңел җылысына төреп юллаган азык-төлек, башка әһәмиятле кирәк-яраклар ияләренә барып җитте.

Рәсемдә- Ленар Рафак улы хәрби операциядәге якташыбыз Радмир Харисовка үз куллары белән гуманитар ярдәмне тапшыра. Алар янәшәсендә тагын бер кыю, батыр райондашыбыз- Алмаз Кашапов. Алмаз абый менә алтынчы тапкыр ярдәмчесе Руслан Ханов белән руль артында куркыныч юлларны уза-уза, йөген саклап, кадерләп, гуманитар ярдәмне кайнар ноктага алып барып җиткерде. 

Радмир Харисов үзебезнең тагын бер райондашыбыз Рөстәм Вәлиев белән бер батальонда хезмәт итә. Егетләр Актаныш җитәкчелеген күргәч, бик тә сөенүләрен хәбәр иттеләр, барлык ярдәм кулын сузган Актаныш халкына олы рәхмәтләрен әйттеләр. 

Хәзерге вакытта районыбыз делегациясе алга таба юлын дәвам итә, Донецк республикасындагыларга гуманитар ярдәмне тапшырырга кузгалганнар. 

Ерак юлдагы райондашларыбызның исән-сау туган ягыбызга кайтып әйләнеп кайтуын көтеп калабыз. Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, СВОдагы егетләребез күчтәнәчләрдән көч-куәт алып, яңа җиңүләргә ирешсеннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев