Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да якынлашып килгән Ураза гаете белән ихласкүңелдән котлыйм!


Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлаксыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге айныңтөп мәгънәсе - яхшылык кылуда. Бу изге көннәрдәһәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибаргамохтаҗ булганнарга, ялгызларга һәм авыруларгаярдәм итәргә ашыга. Чөнки тормышыбызныңәхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләраша гына ирешеп була. Якты уйлар һәм изгегамәлләр безнең гомерлек юлдашыбыз булсын. 

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлекалып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткануразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядәкатнашкан егетләребез исән-сау әйләнепкайтсыннар.

Изге Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезнеарттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен, тормышыгызга- ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычларкитерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.

Ихтирам белән, Ленар ЗАРИПОВ

Актаныш муниципаль район Башлыгы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев