Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенең 30 еллыгы белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Россия Конституциясе көне белән котлады.

 

 

 

Рөстәм Нургали улы истәлекле көн уңаеннан телеграм-каналында кыска видео урнаштырды.

«Илебезнең Төп законына 30 ел!» — дип язган республика җитәкчесе.

Конституция 1993 елның 12 декабрендә узган референдумда кабул ителә. Дәүләт бәйрәме Россия Президентының 1994 елның 19 сентябрендәге указы белән билгеләнгән һәм шул вакыттан бирле ел саен билгеләп үтелә, 2005 елда Россиянең истәлекле даталары исемлегенә кертелгән.

Татарстан Конституциясе көне бер ай элек – 6 ноябрьдә билгеләп үтелде. Быел республиканың Төп законына 31 ел тулды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев