12 декабрь 2023 яңалыклары
-
Россия Конституциясе көнендә Актаныш районы «Алдынгылар хәрәкәте»нең I конференциясе узды
Бүген Россия Конституциясе көнендә балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый -дәүләт хәрәкәтенең «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе конференциясе узды.
-
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш кызына паспорт тапшырды
Бүген, 12 декабрь, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 14 яше тулган Татарстан укучыларына паспортлар тапшырды. Алар арасында Актаныш районыннан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Нәзилә Җәмилева да бар иде. Нәзилә тантаналы чарада әнисе Розалия белән катнашты.
-
Тиздән ярдәм олаулары юлга кузгала: берсе- Мәскәүгә, икенчесе- МХОгә
Бүген- иртәгә «Без- бергә» волонтерлар хәрәкәте тарафдарлары ике юнәлешкә олы юлга чыгарга әзерләнә. Беренчесе, алдан инде берничә тапкыр хәбәр иткәнчә, Мәскәүгә, Н. Н. Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәваланучы яралы солдатларга Яңа ел күчтәнәче, икенчесе- махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтергә.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенең 30 еллыгы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Россия Конституциясе көне белән котлады.
-
Бу салкыннарны кырлач дип атап буламы?
Кырлач дип кышның иң салкын көннәрен әйтәләр. Декабрь аенда атнадан артык -30 градус торган көннәрне сез ничек атар идегез?
-
Кем югалтты: «Актаныш-информ»га ачкычлар табып китерделәр
Бүген иртә белән «Актаныш-информ» редакциясенә ачкычлар табып китерделәр.
-
Безнең туган яклар ямьле, Челләсе бар, кырлачы!
Актанышта кырлач салкыннары дәвам итә. Бүген районыбызда - 27*, ә тоемлау буенча ул 35 градус салкынга тиң икән.