Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Салымнар, эшмәкәрлек һәм сөт бәяләре- Район Советы депутатлары мөһим проблемалар турында сөйләште

Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттагы дүртенче чакырылыш утызынчы утырышы узды. Утырыш эшенә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Район Советының утырыш эшендә — Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. 

Актаныш-информ

Утырышка шулай ук район суды рәисе, район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә килгән иде. 

Район Советы депутатлары беренче көн тәртибе буенча Актаныш муниципаль районының 2023 нче елның I нче яртыеллыгында бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Алиса Корбангалинаның чыгышын тыңлады.

— Агымдагы елның беренче яртыеллыгына районның берләштерелгән бюджетына 726 млн 564 мең сум акча тупланды. Үзкеремнәр 234 млн 51 мең сум, ягъни барлык керемнең 32 процентын тәшкил итте, калган 492 млн 532 мең сум республика бюджетында каралган бюджетара трансферлардан кергән акчалар,- дип бәян итте бу хакта Алисә Айрат кызы.

Республика бюджетыннан кергән финанслар спорт һәм туризм, мәгариф, биш авыл җирлегенә кайткан грантлар һәм үзара салымнарның дүрткә тапкырланып кайтуы аша кергән акчаларны үз эченә ала. 

Салымнардан гына да районга 205 миллион 345 мең сум акча җәлеп ителгән. 2022 елның шушы чоры белән чагышытрганда, 26 процент үсеш күзәтелә. Керемнәрнең уңай динамикасы салым булган керемнәрнең дә артуына бәйле. Узган ел белән чагыштырганда салым акчасы 22 миллион сумга  артыграк кайтарылган. Әлем салымнар җыюны тагы да көчәйтәсе бар.

Ленар Рафак улы, яртыеллыкта планны үтәдек тә тынычландык түгел, дип җитәкчеләрне авыл халкы белән эшләргә чакырды. Сүз җирлектә теркәлеп яшәмәгән кешеләрне салымнарын түләтү хакында бара.

— Авыл җирлекләрендә теркәлеп яшәмәгән кешеләр күп.  Аларның салым бурычлары шактый җыелган. Район полиция вәкилләре, салып инспекциясе белән берлектә салымнар җыюны тиешенчә башкарырга кирәк,- диде Ленар Зарипов.

Утырышның икенче көн тәртибендә депутатлар «Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме нигезләмәсен яңа редакциядә расладылар.

Өченче көн тәртибе буенча «Актаныш» сәнәгать паркында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләре бирү турындагы карар проектын кабул иттеләр. 

Актаныш муниципаль районы территориясендә муниципаль җир һәм торак контролен  турындагы Актаныш муниципаль районы Советы карарларына үзгәрешләр кертү тәкъдименә дә бертавыштан кул күтәреп фикерләрен белдерделәр.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина райондашларыбызны якынлашып килүче «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Депутат корылыклы авыр елда да икмәк үстерү һәм терлекләрне кышлатып чыгарлык азык әзерләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде.

Әлфия Гомәр кызы Россия Федерациясе Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары да булып тора. Думадагы утырышларда актив катнаша, аның эшлекле тәкъдимнәре башка дупутатлар тарафыннан киң хуплау таба. Алар соңгы вакытта хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләрнең хокукларын арттыру, гаиләләренә, балаларына төрле дәүләт ярдәмнәре булдыру юнәлешендә. Әлфия Когогина хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләребезнең намус белән хезмәт итүләрен билгеләп узды. РФ Дәүләт Думасында СВОда катнашучылар өчен төрле дәүләт яклаулары проектларының гамәлгә кертелүе турында сөйләде.

Хөрмәтле кунагыбыз белән очрашудан файдаланып "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов авыл хуҗалыгы тармагында, бигрәк тә терлекчелек продукциясененә бәяләрнең кискен төшү проблемасын күтәрде.

- Сөт бәясе 35 сумнан 18 сумга төште, кибеттәге ярты литр су бер литр сөттән кыйммәтрәк. Бу турыда барысы да белә, әмма беркем дә берни дә эшләми,- дип җан ачысы белән күпләрне борчыган сорауны җиткерде Дамир Әмин улы.

Әлфия Гомәр кызы әлеге мәсьәләне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җиткерәчәген, кулыннан килгәнчә хәл итәргә тырышачагын белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев