Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районыбызга коммуналь хезмәт техникалары тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы районнарга яңа коммуналь техникаларның ачкычларын тапшырды.

Әлеге исемлектә Актанышның булуы да сөенечле фал. Районга кар чистарту өчен асылмалы җиһазлар тагылган МТЗ 82 тракторы һәм экскаватор кайтачак. Алар, су һәм юллар өчен җаваплы “Коммунсервис” оешмасына тапшырылачак. 
 
Соңгы арада җирлекләрдә су белән тәэмин ителешкә бәйле проблемалар һәрдаим чыгып тора. Ә җаваплы “Коммунсервис” оешмасының моңа чаклы су бәргән урынны тиз арада чокып, төзекләндереп куяр өчен техник мөмкинлеге юк иде. Читтән, башка оешмадан яки шәхси техниканы яллап, күпмедер вакыт һәм акча сарыф итеп эшләргә кирәк иде. Хәзер инде эшләр җайланыр дигән өметтә калабыз.

Актаныш районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев