22 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Иске Сәфәр мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары сугышчы абыйларына җиңүгә рухландыра торган хатлар язды
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә мәктәп укучылары бүген рәхмәт хисләре тулы хатлар яза. Әлеге патриотик акциягә Иске Сәфәр мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды да кушылды.
-
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга рәсемнәр ясап хат язды
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга һәрьяклап ярдәм оештырырга тырышабыз.
-
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районыбызга коммуналь хезмәт техникалары тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы районнарга яңа коммуналь техникаларның ачкычларын тапшырды.
-
Көртләр белән көрәшеп: «Игелек үзәге»нең социаль хезмәткәрләре өлкәннәрнең ишегалларын чистарта
Районыбызның социаль хезмәткәрләре өчен бу көннәрдә аеруча эш күп.
-
«Тату сыйныф серләре» җиңүчеләрен февраль башында бүләкләячәкләр
Узган атнада районыбызда шаулап-гөрләп «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы үтеп китте. Такталачык һәм Иске Сәфәр мәдәният йортларында һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда иң-иң коллективлар ачыкланды. Әлеге бәйгедә 23 мәгариф оешмасының ата-аналар комитеты катнашты.
-
Районыбызның спорт осталары «Уралсиб» банкы ярышларында җиңде
20 гыйнварда ут күршеләребез Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылының чаңгы юлында «Уралсиб» компаниясе чаңгы ярышы уздырды. Әлеге регионара бәйгедә Актаныш районы спортчылары да катнашты.
-
Студентларны бәйрәмнәре белән котлап: «Яшьлек» яшьләр үзәге күңелле ял тәкъдим итә
Бүген төрле югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз кышкы сессияләрен уңышлы тапшырып туган ягыбызга кунакка кайтты.
-
22 гыйнварда көн аяз торса- яхшы уңышка!
Бүген, 22 гыйнварның аяз килүе алдагы һава торышына уңай фаразлар вәгъдә итә. Мәсәлән, 22 гыйнварның аяз булуы яхшы уңышка, ди халык сынамышы.