Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Террорчылык һәм экстремистлыкны ничек кисәтергә: Иске Сәфәр һәм Татар Ямалысы авыл башлыклары белән әңгәмә

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131 нче Федераль закон, «Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» 114 нче Федераль закон, «2025 елга кадәр Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору стратегиясе» РФ Президенты тарафыннан расланган 35 нче Федераль закон нигезендә, муниципаль район территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясаучы сәяси, социаль-икътисади һәм башка процессларны җайга салу, күпмилләтле Россия җәмгыяте кыйммәтләре нигезендә толерантлык тирәлеген ныгыту, кеше хокукларын һәм ирекләрен үтәү максатларында авыл җирлекләрендә «2021-2023 елларда терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасы кабул ителде. Программанын төп максаты - авыл җирлекләрендә терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә, күпмилләтле Россия җәмгыяте кыйммәтләренә, кеше хокукларын һәм иреген саклау принципларына йогынты ясаучы сәяси, социаль-икътисади һәм башка процессларны җайга салу.

Әлеге программаның үтәлеше буенча Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Әхәт Гыйздуллин һәм Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев белән әңгәмә кордык.

Ләйсән ГАЗИЗОВА:

— Әлеге программаны авыл җирлекләре үзләре генә түгел, ә җәмәгатьчелек, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, полиция участок вәкилләре, ирекле халык дружинасы белән берлектә тормышка ашыра, шулай бит, хөрмәтле җитәкчеләр?

Әхәт ГЫЙЗДУЛЛИН:

-Әйе, нәкъ тә шулай. Әмма төп җаваплылык авыл җирлеге җитәкчелегендә инде. 2023 елда Иске Сәфәр җирлеге администрациясе тарафыннан торак фонды һәм кешеләр күпләп була торган урыннарны тикшерү буенча рейдлар үткәрелде. Рейдлар барышында экстремизм һәм милләтара конфликтлар билгеләре ачыкланмады.

Җирлек халкы белән үткәрелгэн очрашулар, жыеннарда экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, торак фондның террорчылыкка каршы куркынычсызлыгы, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре каралды. Шулай ук халык арасында террорчылык һәм экстремистлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда чаралары үткәрелә, терроризм һәм экстремизмның асылы, экстремистлык һәм террористлык юнәлеше билгеләре булган очракта гражданнарга нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Гражданнарга мәгълүмат җиткерүне оештыру максатыннан җирлектә мәгълүмати стендлар урнаштырылган, алар ярдәмендә профилактик эш алып барыла, террорга каршы юнәлештәге төрле белешмәлекләр урнаштырыла. Авыл җирлеге администрациясе тарафыннан хуҗасыз йортларны ачыклау буенча даими эш алып барыла. Җирлек территориясендәге буш торак йортларның барысы да исәпкә алынды.

Дамир ВӘЛИЕВ:

-Боларга өстәп берничә фикерне әйтәм. Татар Ямалысы авыл җирлегендә урнашкан мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә төрле халыкларның гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан тематик чаралар, конкурслар, викториналар оештырыла. Социаль өлкә объектларының террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү максаты белән сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм персоналларына инструктажлар үткәрелә. Бездә дә авыл җирлеге территориясендәге буш йортларны тикшерүләр оештырыла. Теркәлмичә яшәү фактларын ачыклыйбыз, андый затлларга кануннарны аңлатып, үтәүне таләп итәбез. Җирлек территориясендә экстремистик эшчәнлек турында гражданнардан кергән мәгълүмат полиция хезмәткәрләре белән үз вакытында тикшерү үткәрелә.

Ләйсән ГАЗИЗОВА:

-Авыл җирлекләрендә яшьләр арасында террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы нинди профилактикалау эшләре башкарыла?

Дамир ВӘЛИЕВ:

Татар Ямалысы җирлегендә 18 яшькә кадәр балалар- 63, эш көчендәгеләр 323, пенсионерлар 201 кеше. Мәктәптә 30 укучы белем ала. Балалар бакчасына 6 бала йөри.

Мәктәп һәм балалар бакчасында подвал бикле тора. Эш барышында мәктәпнең дә, балалар бакчасының да ишекләре бикле. Килгән кешеләрне мәгариф учреждениеләренә тикшереп кертәләр. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да экстремизмга каршы һәрдаим класс сәгатьләре, төрле чаралар үтә. Мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләрендә планлаштырылган массакүләм чаралар турында Эчке эшләр органнары үз вакытында кисәтелә. 

Әхәт ГЫЙЗДУЛЛИН:

- Яшүсмерләр арасында экстремизм күренешләрен кисәтү кысаларында имин булмаган гаиләләргә профилактик рейдлар оештырдык, рейдлар барышында балигъ булмаганнар белән хокук бозуларны профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрелә. Ата-аналарга өйдә балаларның интернеттан файдалануын чикләргә тәкъдим итәбез. Таныш булмаган сайтларга кермәсеннәр өчен интернет челтәрендә тыелган мәгълүмат ресурсларыннан файдалануны чикләүче программалар бар бит. Болар хакында да аңлаттык. 

Җирлектә патриотизм, яшүсмерләрнең, яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны мәдәният һәм спорт учреждениеләренә тарту, көчләрен рухи мәнфәгатьләргә юнәлдерү буенча мәдәни, спорт чаралары оештырыла.

Ләйсән ГАЗИЗОВА:

- Иске Сәфәр һәм Татар Ямалысы җирлекләрендә православие динен тотучылар, алар өчен гыйбадәтханәләр яки башка дини учреждениеләр юк. Авыл халкы, нигездә, бары ислам дине кануннары буенча яши. 

Әхәт ГЫЙЗДУЛЛИН:

-Җирлектә өлкән һәм яшь буынны берләштереп, аралаштырып торучы Иске Сәфәр һәм Иске Кадермәт авылы мәчетләре белән тыгыз элемтәдә эш алып барабыз. Халык арасында ислам дине аркылы әдәп-әхлак, тәртип кебек сыйфатларны булдыру максатыннан вәгазьләр сөйләп төрле дини чаралар үткәрелә. Күңелләребезне сафландырып, яшәешебезне нурландырып, авыл өстендә һәрвакыт азан тавышы янгырый. Мәчетләргә авылдашларыбыз җомга намазына, дин сабакларын өйрәнергә йөри. Җирлегебездә дини бәйрәмнәр, мәҗлесләр билгеләп үтелә.

Дамир ВӘЛИЕВ:

-Җирлектә бер мәчет эшли. Мәчетебез яхшы хәлдә. Дини йортында Ураза, Корбан гаетләре үткәрәбез. Ир-атларыбыз җомга намазларына даими йөри. Укучыларның каникул вакытында мәчеттә балалар өчен укулар, бәйрәм кичәләре оештырыла. Мәчетләрнең эшчәнлеге муниципаль хакимият органнарының даими игътибарында, безнең максат- этник һәм конфессияара конфликтларга юл куймау буенча профилактик чараларны көчәйтү.

Мәчетебезнең имам хатыйбы тарафыннан исламның традицион формаларын пропагандалауга һәм милләтара конфликтларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика эше өзлексез алып барыла. Җирлектә дини хәл һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тыныч. Мәчеткә һәрдаим 20 ләп кеше йөри һәм йөргән кешеләр үзебезнеӊ жирлек кешеләре. Вакыты-вакыты белән юлчылар да намаз укырга керештерә.

Ләйсән ГАЗИЗОВА:

- Илебез бүген авыр чорны уза. Сездәге вәзгыятьне тыныч дияргә буламы?

Әхәт ГЫЙЗДУЛЛИН:

-Иске Сәфәр авыл җирлеге территориясендә 2023 елда социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы, идарә ителә торган һәм контрольдә тотыла торган хәл буларак характерлана. Җирлек территориясендә террорчылык юнәлешендәге актлар, шулай ук террористик характердагы җинаятьләр булмады, алга таба да тынычлык хөкем сөрсен өчен эшлибез.

Дамир ВӘЛИЕВ:

Халык белән профилактик әңгәмәләрдә без авылдашларны актив тормыш позициясенә, янәшәбездә булган вакыйгаларга битараф калмаска чакырабыз. Экстремизмга хэм террорчылыкка каршы профилактикалауда катнашу һәм тиешле җәмәгать тәртибен саклау, шул исәптән гражданнар тарафыннан кылынган хокук бозулар турында җирлек башкарма комитетына һәм тиешле службаларга үз вакытында хәбәр итү зарурлыгы турында искәртәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев