Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Террорга каршы көрәш комиссиясеннән: Дөньялар тыныч түгел, бер-беребезне саклап, яклап яшик

Бүген район хакимиятендә террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышының көн тәртибенә 3 мәсьәлә куелган иде. Беренче көн тәртибе буенча террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Айдар Фәрдиев Актаныш районы территориясендә террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында аңлатып узды.

Мәгариф оешмаларын террордан саклау торышы белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова таныштырды.

Чуракай һәм Иске Байсар авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмнан профилактикалау, дини оешмалардагы эшчәнлек буенча авыл башлыклары Рафаэль Хәйдәров, Рәмис Кадыйров хисап тоттылар. Ике авыл җирлеге дә үзенчәлекле торак пунктлар: Чуракай Башкортстан һәм Татарстанның Мөслим районы белән чиктәш, Иске Байсар авыл җирлеге территориясе дә Башкортстан белән терәлеп торган күршеләр. Өстәвенә олы юл буе-федераль трасса әлеге җирлек яныннан гына үтә. Авылларга таныш түгел, чит кешеләр дә еш килә. Шуңа күрә уяулык, саклык аеруча нык таләп ителә. Авыр гаиләләр белән эшләү дә көн кадагындагы төп мәсьәләләрнең берсе. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов райондашларны уяулыкка, чит-ят машиналарга игътибарлы булырга чакырды. Бигрәк тә балаларга бу хакта аңлатырга, хәвеф-хәтәрдән сакланырга кирәклеген төшендерергә кушты. 

Тиздән җәйге каникуллар. «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 4 сменалы ял оештырылачак, 600ләп баланың җәйге ялын күңелле һәм файдалы, иң мөһиме куркынычсыз итеп уздыру мөһим. Гомумән, районыбыздагы һәр балага игътибар итү, буш вакытларын нинди дә булса шөгыль белән тулыландыру өлкәннәрнең төп бурычы. 

- Дөньялар үзегез күреп торасыз, тыныч түгел. Шуңа күрә бер-беребезне яклап, бер-беребезне саклап, бердәм булып эшләргә, яшәргә кирәк,-дип комиссия утырышын тәмамлады Ленар Рафак улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев