Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Җитәкчеләр һәм табибларны бер максат берләштерә- Халкыбызны алкоголизм, наркомания һәм онкологиядән йолып калу

Бүген район хакимиятендә заманыбызның иң актуаль проблемасын хәл итүгә- район халкын наркомания һәм алкоголизм, онкология авыруларыннан дәвалауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Актаныш районында наркология белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 2023 елда 10 процентка арткан. 2023 елның 9 аенда алкоголизм белән авыручы 43 райондашыбыз профилактик  исәпкә куелган. Төп исәптә торучылар саны- 126, гомуми исәптәгеләр-169. Чаллы шәһәрендәге наркодиспансерга 10 авыру дәвалануга җибәрелгән, 75 авыру үзебезнең район үзәк хастаханәсендә савыгу курсы алган.

Бу хакта киңәшмәдә катнашучыларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев таныштырды. Айдар Рәфгать улы шулай ук район халкының сәламәтлек дәрәҗәсен анализлады. 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Сергей Басанов эш яшендәге халыкның үлемен киметү, республикада яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү, һәр кешегә барып җитәрлек медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, үлемгә китерүче алкоголизм белән бәйле авырулар- бигрәк тә киң таралган бавыр циррозы, кан әйләнеше системасы һәм башка авырулардан котылу- бүген табиблар алдына куелган төп бурычлар дип билгеләп узды.

Алкоголизм бездә генә түгел, бөтен җир шарын камап алган авыру икән. Спиртлы эчемлекләрне даими куллану тышкы факторларга бәйле үлем сәбәбе дә булып тора. Юл-транспорт фаҗигаләре, суицид, көчләү, педофилия, кеше үтерү кебек җинаятьләр дә алкоголь кулланган кешеләр тарафыннан кылына. 

Республика клиник наркология дииспансеры баш табибы Ренат Уткельбаев авыл халкын алкоголизмнан, наркоманиядән коткаруда җирлек башлыкларыннан, фельдшерлардан ярдәм сорады. Актаныш районында 2023 елның 9 аенда 322 кеше вафат булган. Статистик мәгълүматлар буенча барлык үлүчеләрнең 43 проценты, ягъни 138 енең вафаты алкоголь белән бәйле авыруларга барып тоташа. 

Бу 28 мең кеше яши торган Актаныш районы өчен бик зур сан. Әле өстәвенә 4 кеше турыдан-туры алкоголь аркасында вафат булган. Бу республика күрсәткеченнән ике тапкырга артык. Авыл халкын авыл җирлеге башлыкларыннан һәм фельдшерлардан да ныграк белүче юк. Сез алар белән көн саен күрешәсез, гаилә хәлләрен белеп торасыз. Әгәр алкоголизм белән авыручы кешенең язмышына күз йомабыз икән, бу кеше вакыт үткән саен тагы да сазлыкка ныграк чумачак, иртәме-соңмы алкоголь психозы белән хастаханәгә китереләчәк. Шуңа күрә мондый затларны вакытында дәвалыйк. Аларның гомерләрен озайтыйк, нормаль тормышка кайтарыйк. Без алкоголизмнан бушлай дәвалыйбыз. Кирәк икән Чаллыга, я булмаса Казанга алып килегез. Учетка куялар, дип курыкмагыз. Учетка куймыйча да кешене алкоголизмнан дәвалауны оештырачакбыз,- диде Ренат Илгиз улы. 

Алкоголизм адәм баласының үзе теләп алган чире булса, ә менә онкология бөтенләй бер гөнаһсыз сабыйларны да, сәламәт яшәү рәвеше алып барган өлкәннәрне дә аямый. Бу мәкерле авыруны дәвалау буенча Татарстан Республикасы табибларының тәҗрибәсе бөтен дөньяга танылып килә.

Медицина көннән-көн алга бара. Профессор М. З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Альфир Хисаметдинов хәзерге медицина шартларында иртә стадиядә ачыкланган онкологияне тулысынча дәвалап булуын әйтте. Кеше яңадан тулы канлы гаилә тормышы белән яши башлый, яраткан эшенә әйләнеп кайта. Ә 3, 4 стадиядә инде авыруның гомерен озайту, гадәти тормышта яшәрлек халәттә тоту өчен табиблар бар көчләрен куя.

- Әгәр кеше кинәт кенә ябыга, сәламәтлегендә үзгәрешләр сизелсә аңа тиз арада беренчел тикшерү үткәрегез,- диде  Альфир Нәбиулла улы,- Тән тиресен, авыз куышлыгы, күкрәк бизләре, калкансыман биз, тышкы җенес бизләре, аналь канал, һәм башка органнарны пальпацияләп җентекләп карагыз. Яңа барлыкка килгән шешләрне игътибарсыз калдырмагыз. Беренчел тикшерү өчен бернинди кыйммәтле, югары технологияле аппаратуралар кирәк түгел!

Профессор М. З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов, Чаллы шәһәренең БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиев та үз чыгышларында беренчел медицина ярдәме күрсәтү вәкилләренә халыкка тагы да якынрак булырга чакырдылар.

Бигрәк тә диспансеризация узуга җитди карарга, Актаныш хастаханәсендәге заманча аппаратуралардан мөмкин булганча күбрәк файдаланырга кирәклеген ассызыкладылар. Әйтик, остеохондроз авыруын тикшерү өчен КТ узганда табиблар еш кына яңа барлыкка килгән төерләрне дә күрә, шул рәвешле онкология иртә стадиядә ачыклана. Мондый очраклар еш була, ди чыгыш ясаучылар. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Республикасының Сәламәлек саклау министры Марсель Миңнуллин тәкъдиме белән районыбызга килгән мәртәбәле сәламәтлек саклау тармагы җитәкчеләренә районыбыз халкына күрсәтелгән ярдәмнәре, эшлекле чыгышлары, киңәшләре, аңлатулары өчен олы рәхмәтен әйтте. Шулай ук белемен, көчен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган фельдшерларга, авыл җирлеге башлыкларына изге теләкләрен җиткерде. 

- Районыбызда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан мәрхүм булганнарны ныклап тикшерсәң, араларында алкоголь куллану аркасында үлгәннәре  булу сер түгел. Бу безнең үз эшебезне эшләп бетермәвебез, вакытында күрмибез, вакытында реакция ясамыйбыз. Ялган аракы сатучыларны белеп торасыз. Район эчке эшләр бүлеге, хастаханә берләшеп, боларны контрольгә алыгыз, рейдлар оештырырга кирәк. Эчакән кешеләргә битараф булмагыз!- диде Ленар Рафак улы.

Ленар Зарипов 40 яшьтән узган һәркемгә диспансеризацияне  мәҗбүри уздырырга, тикшерү вакытында юан эчәккә колоноскопия узуны да мәҗбүри кертергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Колоноскопияне хәзерге вакытта Актаныш район үзәк хастаханәсендә дә эшлиләр, кыска гына вакыт эчендә берничә онкология авыруы, полип кебек яңа барлыкка килүләр шактый гына күләмдә ачыкланган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев