Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Социаль хезмәткәр булу — ул үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу бик олы, җаваплы вазыйфа. Шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә чын күңелдән авыр, әмма кешеләр өчен кирәкле хезмәтегездә уңышлар, Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим.
Бәйрәмегез белән!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев