8 июнь 2026 яңалыклары
-
Банк России выявил в Татарстане 13 нелегальных кредиторов в первом квартале 2026 года
В январе – марте 2026 года Банк России выявил в Республике Татарстан 13 субъектов с признаками нелегальных кредиторов и одну организацию, незаконно привлекавшую инвестиции граждан. Информация о них передана в правоохранительные органы.
-
Игелекле хезмәткә — лаеклы бәя: Сабантуйда иң тырыш оешмалар бүләкләнде
Туган җиребезнең һәр почмагын чиста, төзек һәм ямьле итеп тоту — һәрберебезнең изге бурычы. Районыбызның төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм аны тагын да матурлау эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткән оешмаларны милли бәйрәмебез — Сабантуй мәйданында зурлау күркәм традициягә әйләнде.
-
Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
-
Сабантуйда иң төзек авыл җирлекләре аталды
Милли бәйрәмебез — Сабантуй тантанасында районыбызның көндәлек тормышын яхшыртуга, туган җиребезне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән авыл җирлекләрен хөрмәтләү гүзәл традицияләрнең берсе булып тора. Быел да бәйрәм мәйданында чисталык, тәртип һәм төзеклек буенча үрнәк булган җирлекләрне ачыклау максатыннан оештырылган «Иң төзек авыл җирлеге» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
-
7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында яңа җитәкче
7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасы коллективында үзгәрешләр: биредә яңа мөдир билгеләнде. Бу җаваплы вазифаны хәзер Закирҗанова Ландыш Рәдис кызы башкарачак.
-
Сабантуйда хезмәт алдынгылары лаеклы бүләкләрен алды
Милли бәйрәмебез — Сабантуй тантанасында үзләренең фидакарь хезмәтләре белән районның һәм республиканың үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән якташларыбызны зурлау күркәм традициягә әйләнде. Быел да бәйрәм мәйданында төрле тармак алдынгыларына югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.
-
Актаныш каһарманнарын онытмый
Быелгы Сабантуйда якташыбыз, махсус хәрби операция каһарманы Айназ Бакировның истәлеге зурланды.
-
Сабантуй – хезмәт батырларын данлау бәйрәме!
Сабантуй бәйрәме – күңелле мизгелләре, якты тәэсирләре белән һәркем күңелендә истәлекле вакыйга булып кала. Әлеге күркәм чарада ел дәвамында намуслы хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз хөрмәтләнде. Бәйрәм сәхнәсендә иң алдынгы хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Төрле тармакларда фидакарь хезмәт куючыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин бүләкләде.
-
Кулланучы әлифбасы: кыздыру өчен таба сайлыйбыз
Тәмле һәм сыйфатлы ризык әзерләүнең нигезендә бары тик осталык, сыналган рецептлар һәм яхшы продуктлар гына түгел, ә дөрес сайланган савыт-саба да ята. Бигрәк тә кыздыру һәм пешерү өчен табаның әһәмияте зур. Ризыкның тәме, сыйфаты һәм файдалы үзлекләре табаның нинди материалдан ясалуына, өслегенә һәм тирәнлегенә турыдан-туры бәйле.
-
Яңа җиңүләргә таба
Зәй районында «Талантлар университеты» оештырган «Чемпион юлы» дип аталган интенсив смена уза. Биредә Актаныш районыннан килгән яшь спортчылар да актив катнаша. Чаңгы роллеры спортына багышланган әлеге программа катнашучыларга үз осталыкларын үстерергә һәм яңа биеклекләргә ирешергә мөмкинлек бирә.