Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

Актанышның район Сабан туе программасы

Актаныш районында яшәүчеләрне һәм кунакларыбызны милли гореф-гадәтләребезне данлаучы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — Сабан туена чакырабыз! Бай эчтәлекле программа, милли уеннар, җыр-биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле тамашалар һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итәчәк. Бу көнне Актанышның Сабантуй мәйданы шат авазлар, дәртле көйләр һәм дуслык рухы белән тулып торачак.

РАЙОН САБАНТУЕ ПРОГРАММАСЫ

 

Төп чаралар:
09:30 – Кунакларны каршы алу
10:00 – Сабан туен ачу, бүләкләү тантанасы
11:00–14:30 – Спорт уеннары һәм төрле бәйгеләр
11:30–14:30 – Концерт программасы
12:00–14:00 – Атлар чабышы
14:00–15:00 – Җиңүчеләрне бүләкләү

Спорт уеннары һәм ярышлар:

09:00 – Пляж волейболы (ир-атлар, хатын-кызлар)
09:00 – Волейбол (ир-атлар, хатын-кызлар)

11:00 – Гер күтәрү
(18–22 яшь: 65 кг.га кадәр һәм югары;
22 яшьтән өлкәннәр: 75 кг.га кадәр һәм югары)

11:00 – Шахмат
(балалар: 12 яшькә кадәр, 12–17 яшь; зурлар, ветераннар)

11:30 – Милли көрәш
(үлчәнү – 09:00; балалар – 35 кг.дан 70 кг.га кадәр һәм югары;
зурлар – 65 кг., 75 кг., 85 кг., 100 кг. һәм югары)

11:30 – Йөгерү
(хатын-кызлар: 400 м, 1000 м; ир-атлар: 800 м, 2000 м)

11:30 – Озынлыкка һәм биеклеккә сикерү
11:30 – Капчык киеп йөгерү
11:30 – Капчык белән сугышу
11:30 – Кул көрәше

12:00 – Атлар чабышы
(токымлы атлар, бригадир атлары, җайдаклар, татар атлары)

12:00 – Чүлмәк вату
12:00 – Йомырка белән йөгерү
12:00 – Утын кисү
12:00 – Әтәчле баганага менү

12:30 – Чиләк белән су ташу
12:30 – Ваннадан балык тоту
12:30 – Җилем тарту
12:30 – Муенлы аркан тарту

12:45 – «Тачка» уены

13:00 – Иң көчле кешене билгеләү (машина тарту)

Бәйрәм барышында һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алачак. Күңелле ял итәргә, көч сынашырга һәм милли традицияләребезне бергәләп сакларга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев