Халкыбыз җәүһәрләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Июнь – Сабантуйлар ае
Июнь аен, гадәттә, Сабантуйлар ае дип атыйлар. Чыннан да, җәйнең беренче ае җитү белән республикабыз авыллары, район үзәкләре, бистә-шәһәрләре һәм гомумән татарлар яшәгән һәр төбәк милли бәйрәм рухы белән яши башлый. Сабантуй – ул хезмәтне данлаучы, халыкны берләштерүче, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.
-
Актанышның район Сабан туе программасы
Актаныш районында яшәүчеләрне һәм кунакларыбызны милли гореф-гадәтләребезне данлаучы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — Сабан туена чакырабыз! Бай эчтәлекле программа, милли уеннар, җыр-биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле тамашалар һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итәчәк. Бу көнне Актанышның Сабантуй мәйданы шат авазлар, дәртле көйләр һәм дуслык рухы белән тулып торачак.
-
Сабантуйга ныклап әзерләнәбез
Иртәгә, 6 июнь көнне, Актанышта районкүләм Сабантуй бәйрәме узачак.
-
Бүләктән Сабантуйга бүләк!
Татар Ямалысы авылы җирлегенә караган Бүләк авылында «Сабантуйга сөрән салу» йоласы узды. Җирлекнең актив яшьләре, традицияләргә тугры апалары, үз эшләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләре гармунга җырлап, биеп, милли бәйрәмебезгә бүләк җыйдылар.
-
Бүген, 18 май- Халыкара музейлар көне: Актаныш районында дәүләт һәм җәмәгать музейлары турында
Актаныш районы мәдәни тормышында музейлар аеруча мөһим урын били. Алар төбәкнең бай тарихын, милли традицияләрен, күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматларны саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче үзәкләр булып тора.
-
Чалманарат җирлеге халкын Фәйрүзә апа Гыйльманова 35 ел буена Карга боткасы белән сыйлый
Чалманарат җирлегендә карга боткасы – елдан-ел сакланып килгән күркәм традицияләрнең берсе. Калмаш, Шәбез, Чалманарат, Гәрәй авылларын берләштергән бу җирлек халкы өчен әлеге йола аеруча кадерле.
-
Бүген Актанышта Карга боткасы гөрли
«Бүләк» урманы янында хәзерге вакытта бәйрәмчә мохит, биредә Актаныш халкының иң яраткан, буыннан-буынга күчеп килгән балачак бәйрәме – Карга боткасы уза.
-
КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ ТАРИХЫННАН
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
-
Актаныш халкын, районыбыз кунакларын Карга боткасына чакырабыз!
1 май көнне 14:00 сәгатьтә Бүләк урманында күңелле һәм истәлекле «Карга боткасы» бәйрәме узачак!
-
«Татар кызы», «Татар егете» конкурсыннан безнең фотолар
Бүген балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар «Татар кызы, Татар егете» бәйгесендә катнаша.
-
Актанышта «Татар егете, татар кызы – 2026» район бәйгесе уза
Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә «Татар егете, татар кызы – 2026» район бәйгесе уздырыла. Әлеге матур һәм эчтәлекле чарада районыбыз мәктәпләре укучылары бик теләп катнаша. Быел бәйгедә 28 кыз һәм 20 егет үз көчләрен сынап карый. Иртәгә исә әлеге сәхнәдә балалар бакчалары нәниләре чыгыш ясаячак.
-
Бикмөхәммәтовлар гаиләсе – «Гаилә хәзинәләре» фестиваленең Гран-при иясе!
16 апрельдә Бөтенрәсәй «Гаилә хәзинәләре» исемендәге балалар һәм гаилә иҗаты фестиваль-конкурсы Түбән Кама шәһәренең «Умырзая» балалар бакчасында узды. Анда Актаныштан Бикмөхәммәтовлар гаиләсе дә катнашты һәм «Гаилә хәзинәләре» фестиваленең Гран-при иясе булып кайттылар.
-
Райондашларыбыз “Эхо веков – без тарихта эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестиваленең зона этабында 2 урын алды
Түбән Кама шәһәрендә “Эхо веков – без тарихта эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестиваленең зона этабында 9 районнан килгән гаилә династияләре көч сынашты.
-
«Без кабызган утлар!»: Актанышта «Милли моң» хор акциясе башланды
Актаныш районында мәдәният йортлары, оешма-предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары арасында «Без кабызган утлар!» фестивале старт алды. Фестиваль кысаларында оештырылган «Милли моң» хор коллективлары акциясе инде беренче катнашучыларның чыгышлары белән тамашачы күңеленә юл тапты.
-
Милли мирас — киләчәккә юл
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Актаныш районы җирле бүлекчәсенең еллык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә төп игътибар районыбызда алып барылган мәдәни эшчәнлеккә бирелде. Элек-электән мәдәниятне, сәнгатьне сөеп, яратып яшиләр безнең якларда, Актаныш мәдәниятенең татар милли – мохтарият дөньясында үз йөзе, үз кыйбласы бар. Район үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Альбина Финус кызы Гайнетдинова белән әңгәмәбез милли мирасыбыз хакында.