Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Халкыбыз җәүһәрләре

Декабрь сынамышларын сынап караганыгыз бармы?

Кышның беренче ае да узып бара, декабрь аена кагылышлы сынамышларны сынаганыгыз бармы, дуслар?

* Декабрьнең егерме бишендә агачларга бәс кунса, алдагы җәйдә иген уңар.

* Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; бәс булса да, ашлык уңар.

* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

* Карсыз декабрь — коры яз билгесе.

* Декабрь башында көч­ле бураннар чыгып, кар яуса, июнь башында яңгыр­лар
көт.

* Декабрь җилле икән, март җылы була.

* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соң килә.

* Декабрьдә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш мул булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев